Үз эшеңә мәхәббәт һәрвакыт уңыш китерә
Укытучы - иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Укытучы һөнәре - чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Шулай укытучының олы исемен яклау Туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия конкурсында 26-27 март көннәрне Казанда үтте.
Конкурста катнашучылар - Татарстанның рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва телләре укытучылары һәм Мордовия, Удмурт, Чуваш, Башкортстан Республикаларыннан; Пенза, Самара, Төмән, Түбән Новгород, Киров, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән һәм Пермь краеннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
Үз эшеңә мәхәббәт, максатчанлык һәм игелек - уңышның төп сере. Ләкин бу тышкы җаваплылык артында белемле, эшенең профессионалы, бик сизгер һәм рухи кеше яшеренгән. Шундыйларның берсе Рузаевка районы Шәриф Камал исемендәге Татар Пешлә урта мәктәбендә 40 еллык педагогик стаҗы булган татар теле һәм татар әдәбияты хөрмәтле укытучысы Сания Спартак кызы Саляева Туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия конкурсында “Укытучы - остаз (наставник)” номинациясендә җиңү яулап кайтты.
Шул ук конкурста Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Акилә Абдулбари кызы Сафарова – призер.
Акилә Абдулбари кызының педагогик стажы 13ел, ә 8 ел татар теле һәм татар әдәбияты предметларын алып бара. Ярышта күрсәткән мастер-классында “Дөнья кафесы” методын куллануы турында сөйли, “Тукай безнең күңелләрдә” проектын яклый, “түгәрәк өстәл”дә эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Укытучы булуы белән бергә өч бала әнисе Акилә Абдулбари кызы аралашканда ярыштан алган эмоцияләре белән уртаклашты:
- Конкурс күңелләрне канатландырып җибәрде. Татарстан чараны тырышып оештырган; кадерле кунакларын күк каршы алдылар. Алга карашлар үзгәрде. Мордовиядән конкурска җибәргән, Татарстанда каршы алган барчасына зур рәхмәтләремне белдерәм.
Республика күләмендә бүген дә зур эш тәҗрибәсе булган эрудицияле, талантлы педагог әлеге ярышта да сынатмый. Үтә
тырыш, максатына ирешүчән булуы Сания Спартак кызыСаляевага туган телне укытуда югары үрләр яуларга ярдәм итә һәм укытучылар ярышындагы мастер-класста “Муса Җәлил дусты, көрәштәше һәм минем якташым Әхмәт Симаев” турында тирән эчтәлекле һәм педагоглар өчен файдалы уникаль булган мәгълуматны яңа технологияләр кулланып хезмәттәшләренә күрсәтә, “Туган авылым - Татар Пешләсе” исеме астында авылы шәхесләре, халкы, укучылары-укытучылары турындагы проекты белән һәм “түгәрәк өстәл”дә педагогик хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклаша. Ярышта Сания Спартак кызы Саляева Мордовия мәгариф системасы йөзенә тап төшерми беренчелекне яулый. Конкурс турындагы мәгълумат һәм үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашып болай сөйләде ул:
- Казанга ярышларга бару безнең өчен зур җаваплылык, чөнки үзең өчен генә түгел, мәктәбең, Мордовияң исемен яклау зур әзерлекне таләп итә. Мордовия мәгариф өлкәсе ышанып җибәрде, ә мин шул ошанычны акларга тырыштым. Татарстан әлеге конкурста катнашучыларны әзерләнеп көткән: яшәү-туклану, чараны оештыру югары дәрәҗәдә уйланып эшләнелгән. Барысына да зур-зур рәхмәтләремне белдерәм.
Ярышыбыз Каюм Насыйри исемен йөрткән Казандагы 80нче мәктәптә башланып китте. Заманча оештырылган һәм җиһазланган, эчтәлекле мәктәп миңа бик тә ошады, әзерләнеп каршы алдылар һәм һәрбер адымыбыз ниндидер чара белән үрелеп барды. Каюм Насыйри музеенда уникаль интерактив экскурсияләре исемдә озакка сакланачак һәм хезмәттә кулланыр өчен бик уңышлы проект.
Галиәскәр Камал театрының яңа бинасында Альфия Авзаловага багышланган спектакль карадык. Казанга килгән саен якташым Шәриф Камал музенда булмый калмыйм. Быел да музейның фәнни хезмәткәре, проектлар кураторы, шагыйрь Азат Вәлиев белән очраштым.
Мәктәпнең аерым горурлыгы - хезмәткәрләрнең һөнәри казанышлары гына түгел, ә хатын-кызларга эшне һәм гаиләне ышанычлы бергә алып барырга мөмкинлек бирә торган уйланылган социаль ярдәм системасы да. Сания Спартак кызы гаиләдә - яраткан әни, әбекай, мәктәптә - хөрмәтле укытучы булу бик җиңел булмагандыр. Сынатмый ул, нинди генә эшкә кушсалар да җиренә җиткереп башкара. Аның үз эшенә мәхәббәте һәрвакыт уңыш китерә.
Наилә НАСЫРОВА
















