Съезд эшендә 33 РФ төбәгеннән 200гә якын кеше катнашкан. Шул исәптән Мордовиядән дә ике делегат корылтай эшендә катнашкан. Алар – Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе укытучысы Тәнзилә Юсиф кызы Секаева һәм Пензятка урта мәктәбе укытучысы Рауза Мөкатдәс кызы Юмаева. Белгәнебезчә, укытучылар бу эшнең үзәгендә торалар, киләчәк буынга да җирле материалны җиткерүче, кызыксындыручы һәм бала күңелендә үз иленең патриот булу орлыклары салучылар да алар. Әлеге съезд Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең оештыру чарасы. Бу җәмгыять, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә, филиаллары оештырылып эшләячәк дип көтелә. Бүгенге көндә мондый филиаллар саны кырыкка якын. Җәмгыятьнең Советы сайланды, оператив мәсьәләләр хәл ителде бу корылтайда, дип хәбәр итте делегатлар. Аның составын ике елга бер мәртәбә яңартып торылыр дип уйланылган.  Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең журналы чыгачак. Аның исеме «Туган җир» («Родной край») булачак дип планлаштырыла. Әлеге басмада татар авыллары тарихына зур урын биреләчәк. Бүгенге көндә Россиядә 4300 исән татар авылы исәпләнә, беткән авыллар санын әле исәпләп чыгарган кеше юк. Интернетта татар авыллары тарихына багышланган Википедия кебегрәк ресурс булдыру турында да сүз алып барылды дип сөйләделәр Мордовия делегатлары. Анда һәркем белгәннәрен язып барса, шулай күмәкләп бу зур һәм әһәмиятле эш башкарылыр.
Съездда РФ төбәкләрендәге татар авыллары тарихына багышланган китаплар күргәзмәсе белән танышканнар, ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре катнашында «түгәрәк өстәлдә» төбәк тарихын өйрәнүнең һәм шул өлкәдә җыелган мәгълүматларны практик яктан куллану турында сөйләшкәннәр, «Дөнья тарихында Алтын Урда» («Золотая Орда в мировой истории») китабын тәкъдим итү кичәсе кызыклы үткән, «Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте»н съездның пленар утырышында  оештырылган, аннары - гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы утырышы үткән, ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән хезмәтләр белән танышканнар, институт галимнәре белән очрашканнар һәм Г.Камал театрында кунакта да булганнар.
Съездның тыгыз программасы югары дәрәҗәдә оештырылган булуы турында сөйли.

Н.Хәлил