Татар кешесен тырыш, диләр. Бу чынлап та шулай. Атюрьево районы Тенеш – Татарское Тенишево авылында туып үскән ягымлы, мәрхәмәтле, тырыш һәм булдыклы Римма Исмаил кызы Ингельдеева моңа дәлил.
Римма Исмаил кызының балачагы яшьтәшләреннән аерылмый. Матур табигатьле туган авылы Усть – Рахмановка гомуми урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга килә. Тырыш бала булып үсә ул. Мәктәпкә килгәч тә, төрле предметларны тиз үзләштерә, ә математиканы яратырга да өлгерә. Усть-Рахмановка мәктәбендә урта белемне алгач, Темников авыл хуҗалыгы техникумына бухалтер белгечлеген үзләштерегә дип укырга керә. Студент еллары тиз дә, күңелле дә үтә. Элек авыл хуҗалыгына ярдәмгә студентларны җибәрә торган иделәр, Римма студентка да курсдашлары белән туган ягы кырларында эшләп алырга туры килә. 1980нче елны, Темниковта техникумны тәмамлап, бухгалтерлык документын кулына алып, Атюрьево районы «Коммунар» колхозы правлениесына эшкә урнаша. Заманында тирә-якка дан тоткан колхоз хезмәткәрләре һәм аларның уңышлары газета, телевидениядә яңгырап торды. Яшь белгеч булган Римма Исмаил кызы да белемен, булдыклылыгын тормышка ашырып килде. Тырыш хезмәт нәтиҗәләре белән раслана; уңышларга илтә. Җитәкчеләр дә бу бухгалтерның яхшы эшен күреп, берничә тапкыр Грамоталар белән билгеләделәр.
Гомер тиз үтә, шул. Заманалар да гел үзгәреп тора. Колхозлар җимерелгән замана Атюрьево районын да читләтеп үтми, алдынгы  «Коммунар» колхозы да тетелә. Шулай Римма Исмаил кызы Ингельдееваның да булгахтерлык карьерасы өзелә. Әмма ул югалып калмый, хезмәттә чыныккан эшче Росгосстрахта страховой агент булып китә һәм бүген дә бу өлкәдә хөрмәтле хезмәткәр. Коллегалары аны яраталар, олылыйлар. Биредә дә Хөкүмәт бүләкләре уңган хезмәткәрнең эш нәтиҗәләренә дәлил. Юкка гына картлар әйтмәгән, тырыш хезмәт – кешенең канаты.
Бәхетле гомер итә Римма Исмаил кызы. Тормыш иптәше Шәмил Әхмәдулла улы белән бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп торалар. Уллары Рамиль һәм кызлары Луизага, тиешле тәрбия биреп, олы юлга чыгарып җибәрәләр. Бүген оныкларын да тәрбияләргә булышалар. Өйләрендә чисталык, пөхтәлек балкып тора. Бәйрәмнәрдә, түгәрәк өстәл артына җыелган чакта, чәй янына пешерелгән Римма ханымның милли ашлары – бәлешләре, пәрәмәчләре күңелләргә рәхәтлек өсти.
Еллар үтеп киткәне сизелми генә. 7апрель көнне Римма Исмаил кызы 55- яшьлек юбилеен билгеләп үтәр. Юбилее белән якыннары һәм дуслары – яраткан тормыш иптәше, улы һәм кызы тормыш иптәшләре белән, оныклары Тимур, Амаль, Али, Фаилә апасы, Зимфира һәм Фарит гаиләләре белән, Амир һәм Ильмира Ингельдеевлар гаиләләре белән, күпсанлы якыннары, дуслары, коллегалары котлап изге теләкләрне юллыйлар.
Кадерлебез, син бәхетле: гаиләң тигез, инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән кабатлыйлар Аналарын. Акыллы да, сабыр да син,
тыйнак һәм итагатьле. Тормыш юлың балкып торсын, нурлы булсын күңелең. Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән бер кайгысыз үтсен гомерең.