Быел мартта Татарстанның Яшел Үзән (Зеленодольский) районы өченче гимназиясендә «Үз халкын данга күмгән татарлар» («Татары прославившие свой народ»)  фәнни-гамәли конференциясе үтте. Бу чарада Мордовиянең Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе җиденче сыйныф укучысы Тамерлан Карабанов катнашты. Ул катнашып кына калмады,  «Гаиләмдә - Ватан сакчысы (Защитники Отечества в моей семье)» фәнни-эзләнү эше белән «Иң әйбәт кешеләр» номинациясендә җиңүчелекне яулады. Эше татар телендә язылып, туган телебездә якланды. Хезмәтенең җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова. Конференция күренекле татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау максаты белән, укучыларда халкыбыз белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү юнәлешендә уздырылды.
Россия Федерациясе регионнарыннан: Оренбург, Саратов, Самара,Түбән Новгород, Свердлау, Красноярск, Ульяновск өлкәләре, Дагыстан, Татарстан, Чувашия Республикасы мәктәпләреннән укучылар һәм укытучылар катнаштылар.
Конференция эшен секцияләрдә татар һәм рус телләрендә дәвам итте: «Шушы яктан, шушы туфрактан ул», «Күренекле татарлар», «Сәясәт, фән, медицина һәм cпорт өлкәсендә күренекле татарлар», «Әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендә күренекле татарлар». Конференциядә белемле, талантлы, кызыксынучан балалар катнашты.
Конференциягә барлыгы 80 эш кубул ителгән иде. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының диплом һәм сертификатлары бирелде.
Тамерлан үзенең эшендә Ватанын саклаган гаилә туганнары турында язган. Ул Бөек Ватан сугышыннан эзләнү эшен башлый. Максатына ирешер өчен күптөрле материаллар өйрәнергә туры килә: ике бабасының, әбисенең әнисе архив докуметлары, «Хәтер Китабы», «Алар Ватанны сакладылар» китаплары белән «Юлдаш», «Призыв» газеталары (әтисе һәм абыйсы турында).
Тимерлан Карабанов эше турында: «Илебезгә авыр 1941-1945 елларда Ватанны, ирләр белән бергә, хатыннар һәм балалар, картлар сугыш кырында һәм тылда саклады. Минем гаиләмдә андый кешеләр байтак һәм мин алар белән горурланам. Армия сафында хезмәт иткән кардәшләрем зур ихтирамга лаеклар.
Эзләнү эшем барышында туганнарым турында күптөрле мәгълумат  белән таныштым, сугыш еллары, аннан соңгы еллар авырлыклары турында белдем. Еллар үткән саен, буын кешеләре дә үзгәрә, ә Ватанны саклау - һәрвакыт хөрмәттә. Минемчә, һәрбер гаиләдә андый кешеләр бар. Тынычлыгыбыз өчен көрәшкән Бөек Ватан сугышы батырларын беркайчан онытмыйбыз, исәннәрнең кадерен белеп яшәргә тиешбез. Армия сафында хезмәт иткәннәрне, һәрбер минутта Ватаныбызны сакларга әзер хәрби профессия кешеләрен хөрмәтлибез.
Мин, эзләнү эшем югары бәяләнгәнгә, шат. Үз халкын данга күмгән татарлар арасында гаиләм вәкилләре булуы горурлык хисе тудыра».

Наилә Насырова