Мордовия авыллары үзгәреш кичерә, анда яшәүчеләргә шартлар тудырыла. Барысы турында сорап  Аксен авылы администрациясе җитәкчесе Айса Җәфәр улы Юсуповка мөрәҗәгать иттем.
- Ләмберә районындагы Аксеново авыл администрациясе карамагында барлыгы 1600 кеше яшәгән Аксен белән Пунят (Иняты) татар  авыллары. Ике йөзгә якын кешеле Инятта татарлар гына яшәсә, Аксен - күп милләтле авыл. Төп халык биредә – татарлар; руслар белән мордва, украинлы һәм башка  милләтлеләре дә бар. Барыбыз бергә дус яшибез. Аксенда төп гомуми белем бирү мәктәбе, мәдәният йорты, китапханә, элемтә бүлекчәсе бар, берничә кибет эшли. Тиздән Ләмберәдә барыбызга уртак бухгалтерия булачак, - ди Айса Җәфәр улы әңгәмәсендә. - Ә Пунят авылына быел җәй магазин белән почта бүлекчәсе ачарга җыенабыз. Үткән ел Центральная, Полевая урамнары баганаларына лампочкалар элдек. Барлык эшебездә ярдәме өчен Ләмберә районы администрациясе җитәкчесе Шамиль Фатих улы Давыдовка рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Җәй көне Аксен авылы баганаларындагы утларны да тәртипкә салырга планлаштырабыз. Сүзем бик тырыш, төгәл, үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкара торган кеше турында. Тумыштан бирелгән сәләт тә бар анда. Айса Җәфәр улы Юсупов Аксен - Инят авылларының төзеклеген, тынычлыгын яклау өчен көчен кызганмый. Нык адымнары шатландыра. Мәктәптә хезмәт иткән вакытта да бар көчен җәлләми балаларга белем бирде, тәрбияләде. Ә биредә - ике авыл олылары. Яңа эшендә дә шулай булыр дип уйларга урын бар, чөнки бар көчен, белемен куеп эшкә кереште. Алдагы эш планнары белән уртаклашып Айса Юсупов: «Мордовия Главабыз Владимир Дмитриевич Волков ярдәме белән Аксен урта белем бирү мәктәбебезнең яңа бинасын төзергә җыенабыз. Газ авылыбызның барлык йортларына тиешле күләмдә килә. Әлегә кадәр проблемага әйләнгән Октябрьская урамы йортларына газ җитмәү хәл ителде: икенче трасса җибәрелде. Халык газдан рәхәтләнеп куллана. Тагы бер мәсьәлә  - каты көнкүреш калдыкларын (ТБО) җыю иде. Аны «Ремондис» компания төркеменең филиалы хезмәте өй алларына 30лап евроконтейнерлар куйды. Ай саен квитанцияләр килеп тора. Бүген, бу хезмәт өчен түләү бәя булса да, калдыкларны санкцияле чүплекләргә машиналар ташый; урамнарыбыз, оврагларыбыз чистарды. Әмма бүгенгә кайбер йортларда, пропискада булсалар да, яшәүчеләре булмаганнары да бар. Бу өлкәдә дә хәл итәсе эшләр бар».
Айса Җәфәр улы Юсупов белән аралашканда, халыкны су белән тәэмин итү турында да сорадым. Өч биш этажлы йортларында үзәкләштерелгән артезиан суыннан кулланалар. Коры елларны Аксенның Октябрьская - Янган оч, Советская - Артиш урамнары коеларында су бетә торган була иде. Алдагы җитәкче бу урамнарда яшәүчеләрне су белән тәэмин итү проблемасын чишә башлаган иде: полипропелен трубалар да ике урам җире астында инде, әмма су һаман юк. Ә бит әлеге җитәкчегә кадәр бик күп вакыт узды инде.  Русчалаштырып әйткәндә: куй железо, пока горячо да бит – упущено...
Юллар мәсьәләсе барыбызны да борчый, шуның турында да сорамый булдыра алмадым. Айса Җәфәрович болай ди: «Аксен һәм Пунят авыллары тагы да матур булсыннар өчен тырышып эшләргә, күп көч куярга кирәк. Яз башы җитте. Юлларыбыз ремонтлауны таләп итә. Ватык юлларыбызга щебенка сала алсак та ярар иде, асфальт салу турында сүз дә юк. Халык үз көче белән дә щебенка гына булса да салырга җыена.
Авылыбыз тырыш кешеләргә бай. Бүгенге көндә КФХ «Юлдаш» хуҗалыгы уңышлы эшләп килә; ярдәмен тоеп яшибез. Мәсәлән, быел кышын кар күп булды, әмма зур авылыбызның урамнарын чистарту буенча проблемалар тумады. КФХ «Юлдаш» җитәкчесе Рафик Айяс улы Фетхуллов юлдагы карны яуган саен чистарттырып торды; аңа мин үзем һәм халкыбыз рәхмәтле. Тагы ит үстерү һәм сату эшләре белән шогыльләнгән утызлап шәхси эшмәкәребез бар. Өч йөзләп эре мөгезле хайван үстерәләр, итен-сөтен саталар. Җиһазланган мал-туар бугазлау урыннарыбыз эшли. Маллар үрчеткәндә килеп чыккан проблемалар булгалый, мәсәлән, навозын кая ташырга дигәне. Кечкенә, әмма хәл итүне таләп итә». Менә шундый һәм башка тавык чүпләп бетерә алмаслык зур һәм кечкенә эшләрне тормышка ашырырга тырыша администрация җитәкчесе А.Җ.Юсупов.
Үзенең башкарган эшләре турында әлләни җентекләп, ачылып китеп сөйләргә яратмый ул. Моны кирәк дип тә тапмый. Ләкин башлап җибәргән хезмәте матур җимешләр китерер дип уйларга урын бар, чөнки Айса Җәфәр улы Юсупов халыкның үзенә таяна. Эше өчен җан атып, халкының күңелен күреп йөрүчеләр булганда, авылларда күтәренке рух сакланачак әле.
Шәхси тормышы турында да әйтми булмас. Айса Җәфәр улы Юсупов гаиләдә бердән-бер бала булып туа. Аксен урта мәктәбен бары бишле билгеләренә тәмамлап, югары белем ала. Аннары үзе белем алган мәктәбендә якташлары балаларына тарих һәм җәмгыять предметлары буенча белем бирә. Һәрбер эштә актив катнаша. Наилә Муса кызы белән матур гаилә корып яшиләр. Наилә Мусеевнаны мәктәптә һәрвакыт белемле физика укытучысы буларак хезмәт итүче дип беләбез; укучылары һәм ата-аналар яраталар аны, коллегалары хөрмәт итә. Балалары - Зуфар белән Рамиль дә, әти-әниләре төсле мәктәпнең яхшы укучылары иделәр, бүген тырыш белгечләр булып хезмәт итәләр, тәртипле гаилә башлары. Әлегә Айса Җәфәр улы белән Наилә Муса кызын дүрт оныклары - Кәрим белән Самир, Алим белән Амир шатландыра.

Наилә Насырова