30 март көнне Рузаевка районының Татар-Пишлә урта мәктәбе тарафыннан күп еллар язучы исемен йөртә торган Шәриф Камал иҗатына багышланган му­ниципаль тантаналы чаралар үткәрелде. Онлайн режимында узган чарада Ислам мәдәни үзәге директоры урынбасары Надия Низаметдин кызы Азисова да кат­нашты.

Бөтен Рос­сия буенча бу көннәрдә Шәриф Камал декадасының белем бирү һәм мәдәни чаралар циклы кысаларын­да дәресләр, мастер-клас­слар үткәрелә, язучы иҗаты турында дискуссияләр һәм иҗади конкурслар оештырыла, танылган галимнәрнең лекцияләре уза.

Үз чыгышында Н.Н.Азисова традицион конфессияләр руханилары инициатива­сы һәм Мордовия Республикасы Баш­лыгы Артем Алексеевич Здунов ярдәме белән рухи-әхлакый юнәлештәге 6 «пи­лот» мәктәп оештырылуын билгеләп үтте: 5 – православие, 1 – ислам юнә-леше буенча. Ислам юнәлешендә - Ру­заевка районы Татар-Пишлә урта го­муми белем бирү мәктәбендә. Мәктәп белән рухи-әхлакый үсеш өлкәсендә татар, мөселман традицияләрен саклау-га юнәлдерелгән уртак чаралар планы гамәлгә ашырыла.

- Сезнең белән бергә хезмәттәшлектә, без, үсеп килүче буынга, мирасыбыз­ны саклап кала һәм тапшыра алабыз. Безнең катлаулы вакытта нәрсә җитми? Кешелеклелек. Яхшы рухи-әхлакый ба­гажлы шәхес тәрбияләү - безнең уртак бурычыбыз. Бу тренд булырга тиеш, - дип билгеләп үтте Надия Низаметдин кызы Азисова.