Сабантуйга - сак курчаклары
Курчаклар турында сөйләгәндә, без бары тик балачакка гына мөрәҗәгать итәр идек, әмма өлкәннәр өчен дә курчак лар барлыгын беләбез. Узган гасырның 20-30 елларында ук Европада курчак-ларга мода барлыкка килү дә юкка гына түгел.
Курчак - ул магик чик. Аңа күзләр ясаткач, ул үз тормышы белән яши башлый. Күзләре - күңел көзгесе, дип юкка гына әйтмиләр. Ә аны булдырганда яхшы кә-ефтә булу мөһим. Мондый «көч» остасы Ригина Раиль кызы Алукаева. Аның курчакларын кулдан төшерәсе килми аларда җылылык, уңайлылык һәм тынычлык бар.
Кыскача язма героебыз белән танышып алыйк. Саранск кызы Ригина Раиль кызы Ләмберә районы Аксён авылы егетенә кияүгә чыга. Авыл клубында эшли башлый. Курчаклар ясау турында уй ничек килде соң аңа; бу гаилә традицияләренә дә бәйле түгел. Барысы да бик гади: курчак тегүне күрә, техникасы белән таныша һәм бу эш ошап китә. Хәзер Аксён авылы мәдәният йортында бу юнәлештә кызыксыну буенча клуб эшли. Җитәкчесе – Ригина Раилевна. Анда тегү һәм чигү - күңел һәм йөрәк өчен иң сөйкемле һәм файдалы шөгыль белән авыл хатын-кызлары шогыльләнә. Алукаева Ригина Раиль кызы белән янәшәдә гомер итүче пенсионер укытучы Луиза Абдрахман кызы Равилова, физика укытучысы Наилә Муся кызы Юсупова кул эшләре артында бергәләп ял итә. Алар чигәләр, тозлы камырдан эшләнмәләр ясыйлар. Бөтенроссия Сабантуе күргәзмәсендә катнашуны күздә тотып, чигелгән әһәмиятле эшләр арасында Луиза Абдрахман кызының «Мәчет», «Атлар» чигүе, Наилә Муся кызының «Кол Шәриф» дигән чигүләрен күрәчәкбез.
Курчак ясау техникасы кызыклы, шуңа игътибар итик. Курчаклар «ирләр» һәм «хатын-кызлар»га бүленгәнлектән, алар өчен материаллар да төрле. Мәсәлән, шундый материаллардан да ясала: поролон, күн, тыгыз тукыма...
Курчаклар ясау осталыгы ерак борынгыга барып тоташа. Алар магик ритуалларда һәм тормышта иң әһәмиятле вакыйгаларда, шулай ук бәйрәмнәр өчен кулланылган. Әйтик, өйләнешүчеләр өчен «аерылгысызлар» - куллары берсе-бесенә тоташкан ике курчак бар. Ригина Раиль кызы җептән дә курчаклар ясау техникасын үзләштергән. Элек мондый эшләнмәләрне курчак-моталка дип атаганнар. Аларны хәтта кечкенә балалар да ясый белгән; бу уңай магик үзенчәлекләрдән тыш, вак моторика үсешенә дә ярдәм итә. Алар юлчыны саклап, йорт почмакларының саклау декоры булып та хезмәт иткәннәр.
Р.Р.Алукаева коллекциясендә төрле милли киемнәрдәге курчаклар да бар: рус, татар, мордва. Күзеңне чуалта төсләр җыелмасы! Бу, әлбәттә, чүпрәктән ясалган курчаклар, дөньяда иң киң таралганнары. Мондыйлар элек хуҗаларына гомере буе хезмәт иткән. Курчак нәсел өчен көчле талисман дип санала.
Алда - Бөтенроссия авыл Сабантуе. Бел-гәнебезчә, ул Аксёново авылы мәй-данчыгында узачак. Биредәге осталар экспозицияне ачачак, анда аларның иҗат җимешләрен тәкъдим итәчәкләр. Ригина Раиль кызы Алукаеваның кайгыртучанлыгы һәм осталыгы белән рухландырган искиткеч эшләре дә булачак. Бу курчак-лар Сабантуйның сакчылары – оберегы.
Чын-чынлап изге һәм милли курчак-ларны карап сокланырга мөмкин булачак.