Зубово-Поляна районы Горенка авыл җирлеге мәдәни-ял итү үзәге китап-ханәчесе Румия Абдулла кызы Деликамова Горенка авылы китапханәсе сайтында болай яза.
Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкы-бызның күңел нурын сибеп чиккән сөл-геләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары... Инде 15 яшькә җиткән кыз бала үзенә бизәкләп чигеп эшләнгән бирнә хәзерләгән. Кулланылышына карап (күлмәк, алъяпкыч, сарафан, сөлге-тастымал, эскәтер һ.б.), һәр әйбер үзенә генә хас декоратив бизәкләр белән чигелгән. Гасырлар буе һәр халык үзенчәлекле чигеш алымнарын, колоритын (төсләр балкышын) һәм орнаментларын булдырган. Элекке заманда татар өйләренең һәммәсендә намазлык, өйне икегә бүлеп торучы чаршау, сабый бишегенә тартылган чигүле чыбылдык, чигүле тәрәзә пәрдәләре, кашагалар, мендәр тышлары, җәймәләр... Йөрәк хисләрен кушып, күз явын алырдай бизәкләр төшереп чиккән, вәгъдә билгесе - кулъяулыклар булган. Бу - халкымның күңел байлыгы, аның рухи хәзинәсе.
Ерак заманда татар авылларында кызлар үзләре өчен бирнә әзерләгәннәр; аларны каюлап, укалап, тамбурлап, шома (тутырып чигү), крестиклап чиккәннәр.
1960-70 елларда безнең яраткан әниебез, Разия Насыйп кызы Хайрова (рә-семдә) һәм аның кечкенә сеңелләре Райся, Алия һәм Ания япь-яшь кызлар, 15-20 яшьләренә кадәр Пенза өлкәсе Шемышейка районы Усть-Уза авылында яшәгәннәр. Темников һәм Саранскидан килгән йомышлы (служилые) татарлар тарафыннан 1683 елда нигезләнгән бу авыл. Усть-Уза ярларын Сура сусаклагычы белән юыла.
Авылларда, элек-электән, эш кайнап торган. Кичке якка гына тәмамлана торган булган. Ә тәмамлангач, алар башка кызлар белән бергә, берәрсенең өендә җыелып татар халык җырларын бергәләп җырлый-җырлый, үзләренә бирнә әзерләгәннәр: сөлгеләр, яулык-лар, алъяпкычлар, мендәр тышлары... Бу кул эшләре безнең көннәргә кадәр могҗизалы рәвештә сакланып калган.
Бездә шома чигү үрнәгендә салфеткалар саклана. Алар өстәлгә ябып куяр өчен бик матур, хәтта матурлык өчен стенага да элеп куйганнар. Тегү машинасында чигелгән салфеткалар да бар. Крестиклап чиккән сөлгеләрне стена сәгатьләренә, фотолар белән фото рамнарына элеп куйганнар. Әнием белән апаларым үз куллары белән тигез чигү белән чиккән алъяпкычлары бүген дә сакланган: аларга 50-60 ел инде. Әниебез Разия Насыйп кызының кул эшләре һәм минем, Румия Абдулла кызының үз кулларым белән чиккән әйберләребезне истәлек итеп кадерләп саклыйбыз. Олы улымны тудыргач, больницадан алып кайту өчен, алдан ук чиккән уголок-өчпочмак әзерләп куйган идем. Аны да кадерләп саклыйм.
Бу кыйммәтле мирас, хезмәт һәм матурлык өчен әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга рәхмәт. Алар саклый алганнары һәм безгә үз кулларының осталыгын тапшыра алганнары өчен рәхмәт!

Н.ХӘЛИЛ әзерләде