Ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Аның максаты - кошларның төр төрлелеген һәм санын саклау. Бәйрәм 1993 елда нигезләнгән Россия кошларны саклау берлеге ярдәмендә яңадан 1999 елда торгызылды. Бүгенге көндә ул безнең илдә «Кошлар» бәйрәмнәренең иң танылганы булып тора. Яз җитү белән ерак җылы илләрдән безнең якларга күчеп йөрүче кошлар кайта. Күпьеллык традиция буенча, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбендә сыерчыклар оясы ясыйлар һәм кайткан кошларга торакка урнашырга урын булсын өчен аларны агачларга эләләр.
«Кош оялары элгәнче, укытучылар укучылары белән безнең урманнарда яшәүче кошлар турында сөйлиләр. Балалар хикәяне рәхәтләнеп тыңлыйлар һәм чарада актив катнашалар», - дип яза мәктәп сайтында «Латыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә тәрбия буенча киңәшче Галина Вяльшина.