Ләмберә районы Татар Тавла төп белем бирү мәктәбендә, Бөтендөнья театр көне кысаларында, тәрбия һәм иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Альфия Фатих кызы Муртазина 5-9 сыйныф укучылары белән «Театр дөньясы» дәресләрдән тыш ачык дәрес үткәрде. Анда балалар актерлар ролендә чыгыш ясадылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен дөрес укырга, шатлык, кайгы, гаҗәпләнү, кыенлык һәм башка хисләр белдерергә өйрәнделәр. Рәхәтләнеп тизәйткечләр уку осталыгында ярыштылар. Аннары, укучылар булачак спектакльгә афиша һәм билетлар рәсмиләштерделәр.
Курчак театры! Ул балалар өчен бик күпне аңлата! Мәктәп театрына йөрүче 6-7 сыйныф укучылары, башлангыч сыйныфлар өчен «Өч дуңгыз баласы» әкиятен тәкъдим иттеләр. Яшь тамашачыларга спектакль бик ошады. Шулай ук укучылар декорацияләр ясауда да бик теләп катнаштылар.