Мордовиянең “Юлдаш” җәмгыяви-сәяси газетасы редакциясенә Н.А.Гундерина дигән укучыбыздан хат килде.
Хатта ул “Юлдаш” белән “Известия Мордовии” битләрендә “Мин бәхетле хатын!” Сания Халикова - гаилә, балалар һәм Ватанга мәхәббәт турында” дигән мәкаләне укыгач туган фикерләрен язган.
Н.А.Гундерина (Казан финанс-икътисад институтын тәмамлагач, Мордовия финанс министрлыгында эшләгән) Ромодан районы Белозерье авылында бәхетле гомер итүче, тырышып туган авылы мәктәбендә 30 ел хезмәт иткән педагогик “Хезмәт ветераны” Сания Исхак кызы Халикова Ватаныбызга лаеклы уллар - батырлар тәрбияләве белән сокланып, горурланып яза. Ул тәрбияләгән лачыннарның исемнәре туган Рес-публикасында гына түгел, ә аның чикләреннән еракларда да билгеле. Сания Исхак кызының өч улы белән хаклы рәвештә хат авторы горурлана. Алар барысы да намуслы, лаеклы, белемле кешеләр; үз Ватанының патриотлары булып үскәннәр. Өлкәннәре - Зәкәрия улы Фәритнең берничә югары белеме бар, юридик фәннәр кандидаты булып тора, хәзерге вакытта ул Мордовия Главасы эшчәнлеген тәэмин итү буенча идарәсен җитәкли. Уртанчы уллары Фаиль - югары белем турында өч диплом ала. Бүген ул Мордовия кадастр бәя үзәге директоры урынбасары.
Сания белән Зәкәрия Халиков-ларның кече уллары Равиль бөтен дөньяга үзенең кечкенә Ватанын данлый. Ул чын Ватанны саклаучы, берничә “кайнар” ноктаны узган кеше. Тагы күптөрле бүләкләр-наградалар иясе. Батырлык күрсәтү белән бәйле дәүләт һәм халык алдындагы зур хезмәтләре өчен аңа Донецк Халык Республикасы Герое исеме бирелә һәм махсус отличие билгесе - Алтын Йолдыз медале тапшырыла. Равиль Зәкәрия улы Халиков – икътисад фәннәр кандидаты, профессор.
Хөрмәтле киләчәк буын үстерүче ата-аналар, менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк, дип киңәш итә хат авторы Н.А.Гундерина.