Балалар китабы атналыгы - барлык укучы балаларның бәйрәме. Тагы китапка гашыйк булган кызыксынучан балалар һәм өлкәннәр бәйрәме дә.
Кадошкино районы үзәк китап-ханәсендә “Балалар китабы” атналыгы ачылган. Китапханә хезмәткәре Динара Идрис кызы Альмяшева балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләгән. Аннары балалар уен программасында бик теләп катнашканнар: хәйләкәр табышмакларга җавап биргәннәр, яраткан әкиятләрен искә төшергәннәр. Балаларга кунакка “Китап патшабикәсе” килгән, бергә китап белән эш итү кагыйдәләре буенча “Әйе - Юк” уенын да уйнаганнар.
Атна дәвамында яшь укучыларны төрле чаралар көтә.