Юлда куркынычсызлык күнек-мәләре балачактан ук тәрбияләнергә тиеш. Чөнки юл хәрәкәте кагыйдәләре балалар һәм өлкәннәр өчен бердәм, әмма алар “өлкәннәр” телендә язылган, шуңа күрә тәрбиячеләрнең, ата-аналарның һәм полиция хезмәт-кәрләренең төп бурычы - балага кагыйдәләрне дөрес аңлату һәм аларны үтәмәү куркынычы икәненә инандыру. Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы Илдар Раис улы Ямаков Краснослободскның “Радуга” балалар бакчасында барысы турында аңлатып бирде. Балалар «Кызыл, сары, яшел» чарасында бик теләп катнаштылар, анда алар күңелле уйнап, үзләре өчен мөһим булган юл тәртибе кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар дәүләт автоинспекторына алган белемнәрен гамәлдә кулланырга һәм юл хәрәкәтендә законга буйсынучы катнашучылар булырга вәгъдә иттеләр.