Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Марий Эл Республикасында булды. Биредә ул XXIV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча утырышта катнашты. Утырышны Марий Эл Республикасы башлыгы, Марий Эл Республикасы Хөкүмәте Рәисе Юрий Зайцев үткәрде. Утырышта оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 1000 артык кеше милли бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклар исемлегендә булачак. Программага Идел буе федераль округы төбәкләре катнашучылар белән ат спорты ярышлары, концерт программасы, милли көрәш кертелгән. Сабантуйда “Милли аш-су”, “Китап ярминкәсе”, “Татар базары”, “Осталар шәһәрчеге” һәм башка мәйданчыклар эшләячәк.