2017 елның 1 апреленнән яз башы хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе башланып китте, ә контракт нигезендә хезмәт итүчеләрне ел әйләнәсендә чакыралар.
- Елына ике тапкыр журналистлар белән хәрби хезмәткә чакырылыш компаниясе турында пресс-конференция үткәрәбез, - дип сүзен башлады Мордовия Республикасы хәрби комиссары Игорь Валерьевич Тихомиров.- Мордовиядән 1000 артык кеше хәрби частьләргә хезмәткә җибәрелер. 2016 елны да шулкадәр ук сан иде һәм без планны тулы күләмдә үтәдек. Алар арасында 300 (34,2%) югары белем алганнары. Гомуммән, Мордовиядә хәрби хезмәткә яраклылар 84,4% тәшкил итә. Бу сан - Үзәк хәрби округ буенча иң югары күрсәткеч. Үткән елны хәрби хезмәткә чакыруны Темников, Ельники, Теньгушево, Рузаевка, Краснослободск, Старошайгово, Атюрьево район комиссариатлары югары оештырылганлык белән үткәрделәр. Чакыру компаниясендә 25 җәмгыять оешмасы да катнашты: шәһәр казаклар җәмгыятьчелеге һәм Мордовия буенча Бөтенроссия яшүсмер «Юнармия» оешмалары – бик тә активлар рәтендәләр , - ди очрашуда республиканың хәрби комиссары. - Хәрби хезмәткә иң беренче чиратта югары һәм урта һөнәри белеме булган егетләр чакырыла. Өйләнгән һәм баласы булган ир-егетләр гадәттә Үзәк хәрби округы частьләрендә хезмәт итәләр һәм быел да шулай булачак.
2017нче елның 1нче январеннан техникумнарын тәмамлап дипломнарын алгач кына хезмәткә чакыра башладык. Бакалаврны уңышлы тәмамлап магистратурага кабул ителгәннәргә дә отсрочка бирелә. 2017 елның яз башы чакырылышында альтернатив хезмәтне 3 яшүсмер Самарада, Түбән Яңашәһәрдә, Энгельста үтәр, дип чакырылыш компаниясе яңалыклары турында да сөйләп китте Игорь Валерьевич. - Хәрби хезмәткә озату районнарда 20 апрелдә башланса, ә Саранскта - 25. Җыелу пунктында, войск төренә карап төсле киемнәр, индивидуаль ашамлык һәм шәхси гигиена әйберләре бирелер, ди Игорь Валерьевич.
Мордовиядә контракт буенча хезмәткә сайлау пункты җитәкчесе Виктор Владимирович Валенцов: “Үткән ел Мордовиядән контракт нигезендә хезмәт итүче 292 кеше иде. Контракт хезмәтендәгеләргә тиешле социаль пакет исә офицерларныкы кебек үк. Алар фатир, тиешле зарплата, льготалар белән тәэмин ителә. Шулары да кызыктыра яшүсмерләрне. Быел 82 контрактник озатылды инде ”.
Призывникларның сәламәтлеге турында Виктор Александрович Якушкин, хәрбиләрнең саулыгын тикшерү комиссиясе рәисе, сөйләде. Армиягә чакырылучыларның 71-74% хезмәткә яраклылар дип санала - бу югары саннар. Алдагы елларда аш казаны, сөяк-мускул авырулары өстенлек алса, бүген - йөрәк һәм кан, эндокрин системасы (13,7%)  хуҗалык итә. Минздрав бу авырулар буенча профилактик эшләргә игътибар итсә, нәтиҗәләр булыр, дип көтә чыгыш ясаучы, чөнки аш казаны авыруларын киметтеләр инде.
Хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр турында да сүз булды. Барысыннан бигрәк күрше регионнарга эшкә китеп, бу турыда хәрби комиссариат бүлегенә хәбәр итмичә кыенлык тудыралар. Быел «уклонистлар» саны - 800. Боларны юридик яктан «уклонистлар» дип  әйтеп тә булмый,- ди Мордовия комиссары. - Чакыру комиссиясен үтеп чакыру алган, әмма чакыру пунктына килмәүчене шулай атыйлар. Андый 20 кеше судка бирелгән.
Хәрби хезмәт үтү -  һәр егетнең изге бурычы ул. Чын егет авырлык-лар алдында куркып калмаска тиеш. Армиядән чыныгып, чын ир-егет булып, тормышны аңларга, кыенлыкларны җиңәргә өйрәнеп кайтканнарга көндәлек тормышта очраган проблемаларны чишү барыбер җиңелрәк. Еллар узгач та әтиләрегез, бабайларыгыз кебек мин солдатта булдым дип горурланып әйтерлек булсын иде, дигән теләкне ишеттерде Мордовия хәрби комиссары.

Наилә Насырова