Мордовия Республикасы хәрби комиссары Игорь Тихомиров белән үткән брифинг темасы - Россия Кораллы көчләре сафларына язгы чакырылышны уздыру.

Игорь Тихомиров сүзләренә караганда, 2020 елгы язгы чакырылыш, алдагы еллардагы кебек үк, беренче апрельдә башланган һәм 15 июльдә төгәлләнәчәк.
“Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшнең заманча шартларында чакырылыш белән бәйле чаралар төзәтелде. Армиягә чакырылучылар белән әңгә мәләр телефон, видеоэлемтә аша үткәрелә. Хәзерге вакытта илнең Хәрби Көчләренә чакырылачак гражданнарны хәрби комиссариатларда, медицина һәм мәгариф оешмаларында булган документлар буенча өйрәнү алып барыла. Чакырылыш комиссияләре утырышлары май аена планлаштырылган, барысы да эпидемиологик хәлгә бәйле булачак”, - дип аңлатты Мордовиянең Хәрби комиссары.
Ул ассызыклаганча, яз көне Россия Федерациясе Кораллы көчләренә Мордовиядән меңнән артык кеше чакырылачак. хәрби хезмәткә чакы рылучыларның  яраклылыгын исәпкә алып, гаскәрләрнең төрләре буенча бүленәчәк. Шулай ук республиканың хәрби комиссариатында Краснодар хәрби училищесының армия генералы С.М. Штеменко исемендәге фәнни ротасына һәм Кара диңгез ярында урнашкан «ЭРА» хәрби инновацион технополисына кандидатлар сайлау үткәрелде. Биш кандидат сайлап алынган инде. “Фәнни роталарда хезмәт итүче егетләр үзләрен уңай яктан гына күрсәтте”, - диде Игорь Тихомиров.
Ул шулай ук республикада катлаулы эпидемиологик хәл шартларында хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш һәм кораллы көчләргә COVID-19 кертүне кисәтү буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырыла, дип әйтте. “Җыелу пунктына килүче барлык призывниклар коронавирус инфекциясенә тест узачаклар. Хәрби комиссариатларда хәрби хезмәткә чакырылучыларны табиб-терапевтлар карап чыгачаклар, тән температурасы үлчәнеләчәк. Бөтен транспорт дезинфекцияләнәчәк. Барлык призывникларга да шәхси саклану чаралары биреләчәк”, - дип сөйләде Мордовиянең хәрби комиссары Игорь Тихомиров.
2020 елгы язгы чакырылыш кампаниясе барышында Мордовия хәрби комиссариатында «кайнар линия» телефоны эшли, аңа хәрби хезмәткә чакырылуга кагылышлы сораулар бирергә мөмкин: 8-8342-38-55-14.

Наилә НАСЫРОВА