Элек-электән Мордовия мөселманна-ры Рамадан аенда авыз ачтырулар үткәреп килгәннәр. Мондый ифтарлар ислам традицияләрен һәм мәдәниятен - тынычлык, игелек һәм мәрхәмәтлекне сак-лап калуга һәм үстерүгә ярдәм итә.
Мордовиябез мәчетләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бер-берсеннән аерым уңайлы шартлар тудырылган бүлмәләрдә, бергә-бергә кафеларда, өйләрдә авыз ачулар үтә. Гадәттәгечә, ифтарга килгәннәр кичке намазга чакырылганчы берничә минут кала һәркем Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенеп, изге шәфкатьлелек аенда уразаны кабул итүне үтенә. Шуннан соң мөселманнар бергәләп намаз укыйлар. Намаздан соң күмәк ашка керешәләр. Милли халәл ашларыбыз беренче урында тора: тыкмачлы аш, пылау, мантый, камыр ашларыннан - пәрәмәчләр, кыекча-кыймаклар, алка-пишкалар, чәй янына урама-розочкалар, татлы бәлешләр өс-тәлгә ямь биреп торалар. Мөэминнәр, аш һәм җиләк-җимеш татып, ашыкмыйча әңгәмә корып утыралар шул вакыт.
Ифтарлар Саранск, Рузаевка, Кадошкино, Торбеево, Зубово-Поляна, Ельники, Темников, Ләмберә, Ромоданово, Дубенки, Кочкурово районнары мәчетләрендә, кыскасы-кайда мөсел-ман яши - шунда үтә. Ифтарларның күпчелеген дин кардәшләребез кү-мәкләшеп тә оештыра.