Без укытучылар турында еш сөйлибез; бу дөрестер дип уйлыйм. Чөнки укытучылар белән баланың унбер ел гомере белем илендә, тәрбиядә үтә. Укытучыларыбыз турында күпме күп сөйләсәк тә аз булыр дип тоела. Аларның хезмәте хөрмәткә лаек. Шундый укытучы Татар Йөнә авылы мәктәбендә укыткан.Сүз Надия Ахать кызы Мансурова турында.
Торбеево районы Татар Йөнәсе авылында гомер иткән тәртипле Мәүтюха Сабир кызы белән Ахать Ибрагим улы Мансуровлар гаиләсендә Надия исемле кыз бала туа. Ул балачактан ук бик тырыш һәм тәрбияле булып үсә. Моңа Татар Йөнәсендә яшәгән халык та, аның табигате дә булышкан. Шундый әйбәт кешеләр яши бу татар авылында. 1967 елны Тат.-Юнки мәктәбен тәмамлап, балачактагы хыялын тормышка ашырып, Зубово-Поляна педагогия училищесына укытучылыкка укырга керә. Педагогия өлкәсендә белем алып (элек чыгарылыш белгечләрен распределение буенча эшкә урнаштыра иделәр) Ләмберә районы Аксен урта мәктәбенә эшкә җибәрелә. Эшен бик яратканга, җәйге ял вакытларын балаларның ял лагеренда вожатый буларак та хезмәт итеп ала. Берничә ел балаларга белем һәм тәрбия биргәннән соң, гаилә сәбәпләре буенча, туган авылы Йөнә мәктәбенә кайтып педагогик эшен тырышып дәвам итә. Надия Ахать кызының педагогик стажы 40 ел тирәләре. Шул еллар эчендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә, читтән торып М.Е.Евсевьев исемендәге МГПИда филология факультетын тәмамлап рус теле һәм әдәбияты буенча укыта. Үзе предметын яратканга, укучыларына да белем белән бергә, ярату хисе уята. Эшен дәвам иткән укучылары бүген стажлы укытучылар инде. Рус телен белергә һәм яратырга ул үткәргән күпсанлы класстан тыш чаралар да ярдәм итә. Мавыктыргыч ачык дәресләре балаларның күңел түрләрендә озакка уелып кала. Класс җитәкчесе буларак Надия Ахать кызы берничә буын тәрбияли, тагы пионервожатыйлыгы да моңа булыша. Озак еллар армый-талмый баларга ныклы белем һәм тәрбия биргән өчен укучыларыннан, аларның ата-аналарыннан, җитәкчеләреннән эшенә зур бәя ала. Ул – педагогик хезмәт ветераны,  Мәгариф отличнигы. Авылда лаеклы хөрмәт иясе.
Мансурова Надия Ахать кызының бик матур тавышы; укучылары белән татар һәм рус телендәге җырларны төрле үткәрелгән чараларда башкарып күңелләргә рәхәтлек хисе тудырып килде. Тулаем, укытучы профессиясе Надия Ахать кызына гади эш түгел, ә күнел халәте-состояниясе.
Эштә генә түгел, өйдә дә ул уңган. Надия ханым Мансурова булдыклы хуҗабикә, кунакчыл кеше. Бакчасында эшләргә ярата.
17нче апрель көнне аның Юбилее. Күпсанлы педагогик коллективы, укучылары һәм туганнары котлап изге теләкләр юллыйлар.
Хөрмәтле Ахать кызы Надия!
Йөрәктәге иң җылы хисләрне, иң матур теләкләрне юллыйбыз: алдагы көннәрегездә саулык-сәламәтлек, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы юлдаш булсын; һәр туар таң бары шатлык, куанычлар, бәхетле көннәр алып килсен.

Н.Хәлил