- Балалар - бәхет, аларда шатлык, ышаныч, хыяллар һәм киләчәк, - ди Торбеево проселогында яшәүче күпбалалы ана Ильмира Равиль кызы Пестова. Ул «Йолдызчык» дигән балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт итә. -  Өч пар сине яратучы бала кулы кочканда барлыкка килгән шатлык хисен бернәрсә дә алыштыра алмый.
Ильмира Равиль кызы гади хезмәткәрләр гаиләсендә тәрбия-ләнгән. Әнисе - Нурия Әхмәт кызы Узбекова, гомере буе Торбеево мясокомбинатында эшли, ә әтисе – Равиль Хасян улы Узбеков бүгенге көнгә кадәр ДРСУда хезмәткәре. Алар кызларын аерым җылы мөгаләмәдә тәрбиялиләр. Кызлар да бер-берсен аңлашып, бер-берсе турында кайгыртып үсәләр. Әти-әниләрендәге иң җылы мөнәсәбәтне кызлар үзләрендә гомер буена саклыйлар. Тату гаиләдә балаларга тиешле тәрбия бирелә, профессия үзләштерәләр. Ике сеңел бүген мәгариф өлкәсендә тырышып хезмәт итәләр. Әмма Ильмира, сеңелесенә караганда, мәгарифкә бормалы озын юлдан килә. Торбеево беренче урта мәктәбен тәмамлагач, Торбееводагы ит һәм сөт промышленносте колледжына укырга керә.Уку йортын кызыл дипломга тәмамлый Ильмира Равилевна. Укыган колледжында эшкә дә кала һәм шул ук вакыт Мәскәү технология һәм идарә университетына укырга кереп югары белемле була.
Озакламый Ильмира Равиль кызы, 2005 елны, Михаил Николай улына кияүгә чыга. Тиздән беренчеләре – Русланнары туа. Бала туу белән гаиләдә яңа мәшәкатьләр барлыкка килә, әмма яшь гаилә җилкәсенә бу авыр булмый һәм 2009 елны Вадим исемле икенче балалары дөньяга килә. Ә 2013нче елда өченче тапкыр әни була. Андрей дип төпчекләренә исем бирәләр. Бүген алар гаиләсендә өч Ватан сакчысы үсә.
Һәрбер күпбалалы ананың төсле, Ильмира Равил кызының да эше җитәрлек: өйне чисталыкта тотарга, зур гаиләгә аш-су әзерләргә, кер юу, үтүкләү һәм башка санап бетергесез эш. Балаларында да шул ук сыйфатларны тәрбияли яшь ата-ана. Бүген олы уллары - әниләренең ярдәмчеләре, кечкенәләре олыларыннан калмаска тырыша. Балалар әти-әниләре йөзенә тап төшермиләр. Өй эшләрендә алар да тәртипне яраталар, мәктәптә тырышып укыйлар. Руслан алтынчы класста укый. Әйбәт укуы белән бергә, спорт белән шогыльләнә, футбол уйный, командасы белән төрле ярышларда катнаша. Техника белән дә дус, чөнки уртанчы энесе Вадим белән гаражда әтиләренә төрле машиналарны төзәтергә булышалар. Сигез яшьлек Вадим - иҗади шәхес, ул рәсем ясарга ярата. Биш яшьлек төпчек Андрей бик тә кызыксынучан: тирә-якны өйрәнергә ярата, конструктор җыя, әбисе белән китаплар укый. Балаларның һәрберсенең үз кызыксындырган өлкәсе бар. Әниләре балалары тормышының бер мизгелен дә игътибарсыз калдырмый, барлык эшләреннән хәбәрдар: уңышлары һәм уңышсызлыклары турында белә. Алар белән бергә шатлана, яхшылыкка өйрәтә, бер-берсенә ярдәм итү турында сөйли.
Ильмира Равиль кызы Пестова балалар ярата. Мәктәпкәчә тәрбия буенча педагогик квалификация үзгәртү курсыларын тәмамлау турында диплом ала. Шулай тәрбияче булып китә. Ул Торбееводагы «Йолдызчык» дигән балалар бакчасында тәрбияләгән балалары турында да бик кайгыра. Нәни кешене тәрбияләүдә, аны шәхес итеп формалаштыруда балалар бакчасының ифрат зур роль уйнавы һәркемгә мәгълүм. Биредә бала башлап коллективта яшәргә, яшьтәшләре белән аралашырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәнә. Шуңа да балалар бакчасының кирәклеге җәмгыятьтә бәхәс тудырмый, аның бала тормышында мөһим урын тотканын һәркем яхшы аңлый. Бүген «Куянкайлар» группасына 3-4 яшьлек балалар йөри. Бәләкәчләргә аерым якын килеп эшләргә туры килә, чөнки алар чынлап та бик кечкенәләр. Көн саен олы мәхәббәт, игътибар, тырыш хезмәт таләп итә алар. Ильмира ханым тынгысыз мәктәпкәчә балаларны һәм сайлаган профессиясен бик тә ярата. Тыныч, ягымлы Ильмира Равиль кызы тиктормас баларга тавышын беркайчан күтәрми. Чөнки балалар белән эшләү аңа шатлык китерә. Ул: «Балалар белән эшләргә яратам, аларның һәр көнне ниндидер ачыш ясауларын, үсүләрен, нәрсәгәдер өйрәнүләрен күрү зур куаныч. Сабыйларның бакчада тәрбияләнгән чорында күңелләренә матурлык, илсөярлек, татулык, ярдәм-челлек, дуслык тойгысы салырга омтылам» .
Бу югары максатка ирешү өчен тәрбияченең фәкать тырышлыгы, ихласлыгы, эшен мөкиббән китеп яратуы, бала күңелен аңлый белүе, дөнья серләренә төшендерергә омтылуы ярдәм итә. Эзләнүчән, тынгысыз тәрбияче Ильмира Равиль кызы Пестова һәрчак яңа идеяләр белән янып яши. Сайлаган һөнәренә тугры.

Наилә Насырова