Габдулла Тукай дигән исемне ишетүгә, без татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы дип беләбез. Бала тугач та иң беренче туган телен ишетә, ә татар баласы беренче сүзләре белән бергә, Габдулла Тукайның «Су анасын», «Шүрәле»сен ишетеп үсә. Ә мәктәптә исә, бу әсәрләрдән хәтта өзекләрне ятлый.
Агымдагы елның 26 апрелендә Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңайдан республикакүләм һәм Бө-тенроссия күләмендәге төрле чаралар уздырыла. Г.Тукайны башка милләт халыклары да үз итә. 1986 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәгариф, фән һәм культура буенча комитеты (ЮНЕСКО) бу бәйрәмне халыкара дип игълан итте.
Тукай бәйрәмен каршылаганда, атаклы язучыбызга багышлап кичәләр үтә, аның китаплары нәшер ителә, төрле конкурслар, күргәзмәләр оештырыла, интернетта «Минем Тукай» флешмоблары һәм төрле чараларның саны арта гына бара. Мордовия мәктәпләребездә дә, мә-сәлән  Атюрьево, Дубенки, Ельники, Кадошкино, Кочкурово, Ромоданово, Рузаевка, Ләмберә, Торбеево, Темников районнарындагы татар теле һәм әдәбияты өйрәнелә торганнарында, бик күп төрле чаралар үткәрелә. Шигырь сөйләүчеләр конкурслары, Г.Тукай язган әсәрләренә рәсемнәр ясау, сәхнәләштереп кую, стена газеталары чыгарыла, ачык дәресләр, КВНнар үткәрелә, конкурслар уздырыла... Бу эшләрнең күбесенә Ләмберә районы Пензятка, Рузаевка районы Татар Пешлә, Ромоданово районы Белозерье авыллары балалар бакчаларында- тәрбиячеләр, мәктәпләрдә - татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары зур көч куялар.
«Тукай кичәләре» балаларның күңелләрендә шагыйрь иҗатына карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләүдә, яшь буынны югары әхлаклы, тирән белемле шәхес формалаштыруда зур роль уйный. Болай булгач, Тукай иҗаты киләчәк буыннар тарафыннан онытылмаячак дигән фикердә без.