Быел җәй Мордовиядә, Ләмберә рай-онының Аксёново авылында Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Бәйрәмгә әзерлек тулы куәтенә бара. Анда үзенчәлекле осталарның эшләнмәләре, спорт ярышлары, яшь катнашучылар өчен күңел ачу, ат чабышлары, милли аш-су тәкъдим ителәчәк. «Татар өе» этнографик күр-гәзмәсе аеруча кызыклы булырга охшаган. Татар орнаменты белән бизәлгән якты яшел сандык «Татар өе» этнографик күргәзмәсенең иң кызыклы экспонатларыннан берсе булыр, мөгаен. Ул 19 гасыр азагы - 20 гасыр башында ясалган һәм танылган останың җылысын саклый кебек. Сандык гади түгел, ә тарихы бар. Бу аны күргәзмә кунаклары өчен бигрәк тә кызыклы ясый. Сандыкчыкны Сергей Корешков ясаган. Бу хакта җитештерүченең «С.С.Корешков» сәүдә клеймосы сөйли; ул сандыкта сакланган. Ә Ләмберәдәге «Алмаз» мәдәни-спорт үзәгенә пенсионер Рәшит Янгибаев реставрацияләгән һәм бүләк иткән, дип яза «Призыв» район газетасы.
Рәшит Янгибаев уникаль экспонатның кулына эләгүе турында болай сөйли: «Бу сандыкның тарихы бик үзенчәлекле, - ди Рәшит Ярбек улы. - Ул миңа очраклы гына эләкте: бер дустым һәм сыйныфташым (ул Казанда яши) һәм аның сеңлесе ата-ана йортын сатарга карар иткәч, өйләрен җыештырырга һәм аны сатуга әзерләргә ярдәм итүләрен сорадылар. Менә шунда, Мансуровлар гаиләсе йортында (безнең Ләмберә районында бик танылган гаилә), мин сандыкны таптым. Ә мин борынгы әйберләрне бик яратам, кызыксынам. Шунда дусларым аны миңа бик теләп бирделәр дә. Булмаса, бу очракта сандыкны, кирәкмәгәч, чыгарып ташлар иделәр», - дип искә ала пенсионер.
Бу сандык Рәшит Ярбек улы дустының әбисенеке булган икән. ХХ гасыр башында Ләмберә районы Башкарма комитетының беренче рәисе Хөсәен Мансуровка кияүгә чыкканда бу сандыкта аның бирнәсе сак-ланган. Рәшит Янгибаев сүзләренә караганда, аны әбигә 15-16 яшь булганда җыя башлаганнар. Әмма сандыкның аңа ни рәвешле эләгүе билгеле түгел. Бәлки, ул туганнарыннан мирас итеп алынгандыр, мөгаен, Түбән Новгород ярминкәсендә (ул чакта Россия империясендә иң зурлардан булган) әби өчен махсус сатып алынган булгандыр. Бу ярминкәләргә Владимир губернасы Муром өязенең Загарин волосте Вырыпай авылыннан бертуган Корешковлар - Семен белән Федор үз сандыкларын сатканнар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Владимир губернасының Муром өязе XIX гасырның икенче яртысында - XX гасыр башында Россиядә сандыклар җитештерү буенча иң зур үзәкләрнең берсе булган. Нигездә, сандыкчылар гади әйберләр иҗат иткән, алар күпләп сатып алучыга исәпләнгән. Кагыйдә буларак, алар коңгырт-коричневый яки яшел төстә булганнар. Элегрәк ике яктан тоткалары булган һәм калай тасмалар ярдәмендә сетка сыман бизәлгән булган. Моннан тыш, алгы ягы тимер тасма белән яки трафарет бизәкләре өчпочмак белән ныгытылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сандык осталарының эшләре арасында бай сатып алучыга җитештерелгән эшләнмәләрне дә очратырга булган.
«Сандыкны реставрацияләү алдыннан мин шунда ук үзем өчен җитеште-рүчеләрнең маркировкасына кагылмаячакмын дип карар иттем. Ә менә калганын күңелем теләгәнчә эшләячәкмен. Якынча реставрациягә өч ай вакыт китте. Башта сандыкны чистарттым. Ул иске иде: урыны белән чери башлаган, тимер полосаларда күгәрек барлыкка килгән. Мин кайбер элементларын астан, эченә планкалар куеп ныгыттым. Аннары бизәүгә керештем: яшел төсне сайладым һәм үсемлек орнаменты булган татар бизәкләрен. Сул яктагы калай полосаларындагы чеканканы оригинал итеп калдырдым», - ди Рәшит Янгибаев башкарылган эшләре турында.
Сүз уңаенда, Рәшит Янгибаев рестав-рациягә беркайда да өйрәнмәгән. Белеме буенча инженер-механик. Әмма Рәшит Ярбековичка ул башкарган эшләре бик ошый һәм шулай туган авылына ярдәм итүенә шат.
Рәшит Ярбекович тагын ике сандыкны реставрацияләүгә ала. Алар да борынгы. Әмма аларның тарихы билгеле түгел. Сандыктан тыш, Рәшит Янгибаев «Алмаз»га бик күп борынгы әйберләр тапшырган: ухват һәм мич өчен көрәк, намаз уку өчен келәм, хатын-кызлар күн аяк киеме һәм читекләр, Вена стилендәге урындык.
Билгеле булганча, татар йортында сандыкларда кәләшнең бирнәсе сакланган. Гаиләдә кызлар күп булган саен, өйдә сандыклар күбрәк җыелган. Төрле төс-тәге сандыклар бер-берсе өстенә өеп куелган. Мондый сандыкларның күләме дә төрле булырга мөмкин: кечкенәдән зурга чаклы. Аларда тукымалар, сөл-геләр, кадерле әйберләр сакланган. Элек-электән өйләреннән сирәк чыккан татар хатын-кызлары буш вакытларында кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр: теккәннәр, чиккәннәр. Бу эшләр дә сандыкларда сакланган. Аларны туйларга яки зур бәйрәмнәргә генә тартып чыгарганнар.

Наилә НАСЫРОВА тәрҗемәсе