Дубенка районы Ломат авылы ветераннары советы председателе Венера Салахетдин кызы Алеева белән Ломат авылы музей җитәкчесе Мәзидә Якуб кызы Муракаева якташларына «Сугыш чоры балалары» («Дети войны») медальләре тапшырдык. Сугыш башланган көн һәм Җиңү көне- әрнү-сыкраулар, җан иңрәве, ашарга эзләп тилмергән, үтмәс кебек көннәр, өшетерлек төннәр, әни-сеңелкәшләрнең, балалыктан иртә чыккан яшүсмерләрнең олылар белән тигез эшләүләре, онытырга теләп тә оныта алмаган хатирәләр. Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды... Ата-бабаларыбызның батырлыклары һәр-вакыт истә, каһарман геройларыбыз күңел түрендә! Ел саен бөек Җиңүгә алдан әзерлек эшләрен башлыйбыз. Республикабыз буйлап, мәсәлән, быел «Үлемсез полк» офлайн форматта булыр дип ышанабыз. Рузаевка районы Татар Пешлә клубында 9 майга чираттагы әзерлек бара- вокал репетициясе. Ә Дубенка районы Ломат авылында гомер итүче Зульхарнеева Таибә Исмаил кызы (05.06.1939 елда туган) белән  Мәйсирә Ибрагим кызы Жалилова (1940 елда туган) «Дети вой-ны» медален лаеклы алдылар.
Утырып сөйләшкән арада, язма геройларның биографик белешмәләре-нә игътибар иттек. Мәйсирә Ибрагим кызы Жалилова гомере буе туган авылында яшәп, эшләп гомер итә. Бөек Ватан сугышы елларында әнисе өч бала күтәреп кала, чөнки әтиләре сугышка китә. Әтиләре сугыштан кайткач, сеңелләре Сания туа; шулай итеп гаиләдә 4 бала тәрбияләнә. Санияләре Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәренә китә, озакламый әти-әнисе дә шунда китеп яши башлый. Ә Мәйсирәсе Ломатта гаиләсе белән кала.
Барысын да рәтләп сөйлик. 1959 елны Мәйсирә Ибригим кызы туган авылы егете Айсага кияүгә чыга. Колхозның төрле вакытларында төрле-төрле эшләрендә бар көчен кызганмыйча тырышып эшли ул. Бер-бер артлы балалары туа. Аларны тырышып тәрбияләп үстерәләр, белем бирәләр. Мәйсирә белән Айса тырыш, белемле балалар асрыйлар; горурланырлык иттереп тәрбиялиләр. Медучилище тәмамлаган олы кызлары Мәйсара (1960 елда туган) Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәренә, раскулаченный бабасының абыйсы, апасы, бабакасы-әбисе янына барып төпләнә; анда гаилә корып яши. Фаиләләре педучилище тәмамлап, Ромоданово районы Белозерье мәктәбендә башлангыч сыйныф укутычысы булып эшли; биредә кияүгә чыгып яши. Өченче кызлары - Наиләләре, М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия институтының филология факультетын тәмамлый.  Владимир өлкәсендә гаиләсе белән яши. Жалиловларның уллары Рафик - төзүче. Бүген әнисе белән яши, аны карый.
Сугыш аяусыз. Аның михнәтләрен гомер көзенә якынлашкан өлкән яшь-тәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татый. Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар беркемне дә читләтеп үтмәгән. Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган кешеләр арабызда елдан-ел сирәгәя бара. Язмабызның икенче герое - Зульхарнеева Таибә Исмаил кызына Бөек Ватан сугышына киткән әтисеннән ике яшендә кала. Ике баланы – Таиб белән Таибәне, әнисе кырда эшләгән чакта, әбисе тәрбияләп бага.
Авыр елларга туры килә аның балачагы. Ачлык. Әмма авыл хуҗалыкларында үстергән бәрәңге, чөгендер, асраган сыер-туендыручы алып кала, үлем кочагыннан коткарып кала авыл халкын. Шулай Ломатта да була. Шуңа кечкенәдән ук Таибә Исмаил кызы, олылар белән бергә, урманнан (ярый алар авыл читендәге урманга якын яшиләр) гөмбә, җиләкләр җыйганнар һәм шулай туенганнар. Бөек Ватан сугышыннан әтиләре кайткач, тормышлары җиңеләеп китә. Фатих, Фәрит, Равза туганнары туа. Әмма матур бәхетле тормышлары озакка бармый; сугыш яраларыннан әтиләре Исмаил үлә.
Таиб абыйсы, олылыр белән бер-рәттән, колхозда эшли. Ә унике яшьлек Таибә кырдан башак җыя, чөгендер белән бәрәңге җыеп колхоз фермасы хайваннарын ашата. Таиб абыйсы, кәсеп эзләп эшкә Нижний Тагилга китә һәм шунда гаиләсе белән яши башлый. Таибәнең укуы да вакытылыча була, 5 классны гына тәмамлый. Аннары фермада тырышып сыерлар сава. Ул дояркалар арасында алдынгы була. Шуңа дәлил аның грамоталары һәм алган бүләкләре.
24 яшьлек Таибә Ломат авылы егете-Сабирҗан Рәхмәтулла улына кияүгә чыга. Шул вакыт алар иренең әти-әнисе белән бергәләп яшиләр. Таибә белән Сабирҗан 3 малай һәм 1 кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары барысы да үз гаиләләре белән яши. Бүген язма героебызныз 5 оныгы һәм 2 оныкчыгы-правнугы бар.
Бүген ялгыз яшәгән әниләре, әбиләре янына еш балалары, оныклары йөреп тора. Кунакчыл, ачык йөзле, татлы телле, уңган куллы Таибә апага кунаклар да йөреп тора. Ул аларны тәмле-тәмле ашлары белән сыйлый.
Менә шундый уңган Ломат авылы сугыш чоры балалары.

 

Мәзидә МУРАКАЕВА