Беркем дә һәм бернәрсә дә онытылмаган
Мордовиябездә, Бөек Ватан сугышының 80-еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгәндә, төрле чаралар үткәреп киләбез. Шулай, Дубенка районы Кочкурово урта мәктәбенең 6 класс укучысы Сабина Манякова “Гаиләбезнең Хәтер китаплары” Бөтенроссия яшьләр акциясенең төбәк этабында катнаша.
Сабина Манякова бабасының бабасы (прадед) Айса Атаула улы Маняков турында болай язган: „Айса Атаула улы Маняков, 1924 елда Мордва АССРның Дубенка районы Ломаты авылында туган.
1943 елда, 19 яшендә фронтка китеп, сапер гаскәрләрендә сугышкан. Берничә тапкыр яраланып госпитальләрдә дәваланган. Савыкканнан соң тагын фронтка киткән һәм Кенигсбергта (хәзерге Калининград) сугышны тәмамланган.
Айса Атаула улы Маняков 1945 елның җәендә туган авылына кайткан һәм пенсиягә чыкканчы Ломаты колхозында төрле эштә эшләгән. Ул 1981 елның 6 декабрендә вафат була. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы сугышчан бүләкләр белән билгеләнгән: 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены.
Бабамның 9 баласы, 19 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар. Гаиләбезнең һәрбер вәкиле прадедыбыз белән горурлана һәм без аны һәрвакыт истә тотачакбыз!”















