Мордовия укучылары Халыкара олимпиадада катнаштылар
Татар теле һәм татар әдәбияты XII Халыкара олимпиадасы Татарстанның туган телләргә һәм ТР дәүләт телләренә ярдәм итү буенча дәүләт программасы кысаларында ел саен үткәрелеп килә һәм ел саен Мордовиядә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнгән укучылар катнаша. Халыкара олимпиадасы 14-17 апрель көннәрендә Казанда узды.
Берничә көн дәвамында алар язма һәм телдән сөйләмдә үз осталыкларын күрсәтте, татар халкының милли үзенчәлеге, тарихы, мәдәни мирасыны бәйле темаларга үз проектларын тәкъдим итте.
Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында Россиянең 28 төбәгеннән һәм Азербайҗаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Төркиядән биш йөз укучы катнашкан.
Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова тәбрикләде. Чараның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәевич татар теленең киләчәгенә ышаныч белдерде һәм: «Бу балаларга үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирә торган мөһим мәйданчык. Без яшьләрнең бай мирасыбыз белән бик зур кызыксынуын күрәбез, һәм бу телне саклап калуга өмет уята».
Әлеге олимпиадада Мордовия республикасының өч районыннан 6 укучы предметлар буенча белемнәрен күрсәткән. Алар - Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбенең 11 класс укучысы Бикмурзина Зухра, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбенең 11 класс укучысы Сафарова Зухра, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбенең 10 класс укучысы Абуткина Аэлина, Ләмберә районы Чирмеш төп мәктәбенең 9 класс укучысы Карабанов Салават, Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбенең 9 класс укучысы Салькаева Сафина белән шул ук районның шул ук мәктәпнең 8 класс укучысы Абузярова Зарина.
Дүрт көн эчендә катнашучылар татар телен һәм әдәбиятын белү буенча ярыштылар, проектларны якладылар. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында «Сүнгән йолдызлар» спектаклен карадылар, «Мин татарча сөйләшәм» конкурсында катнаштылар, Татарстан башкаласының мәдәни тормышы белән таныштылар һәм иҗат кешеләре белән очраштылар.
Озак еллар тырышып туган як балаларына татар теле һәм татар әдәбияты буенча ныклы белем биргән һәм күп кенә конкурслар, олимпиадалар җиңүчеләре әзерләгән Фазия Фәрит кызы Боярова олимпиадада катнашучыларны җитәкләгән. Фазия Фәрит кызы әлеге олы чара турында:
- Катнашучылар өч этапта көч сынашты: язма этапта катнашучыларның татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча теоретик белемнәре тикшерелде; сөйләм бәйгесе номинациядә катна-шучыларның татар телендә иркен һәм матур итеп сөйләшә алу осталыгы бәяләнде; проект эше этабында татар халкының тарихы, мәдәнияте белән бәйле «Татарлар Ватан сагында» темасына проект эшләре тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә 77 призлы урын яулаучы һәм 20 җиңүче билгеләнде.
Мондый мәртәбәле чараны оештыручыларга зур рәхмәт! Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк!
Наилә НАСЫРОВА