2025 елның 19 апрелендә Республика Главасы Артём Здунов җитәкчелегендәге Мордовия делегациясенең Херсон өлкәсенә эш сәфәре кысаларында төбәк губернаторы Владимир Сальдо белән очрашу үтте. Мордовия һәм Херсон өлкәсенең үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
Мордовия делегациясе составына республика Главасы администрациясе, Хөкүмәтнең социаль блогы, стратегик инициативалар Агентлыгы, Бизнес, мәдәният һәм спорт җәмәгатьчелеге вәкилләре кергән. Исегезгә төшерәбез, хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында Мордовия Херсон өлкәсенең Каланчак округына инфраструктураны торгызуда, тыныч тормышны җайга салуда ярдәм күрсәтә.

Мордовия белгечләре торак-коммуналь хуҗалык, социаль өлкә объектларында эшлиләр. Округ территориясендә коммуналь инфраструктура объектларында аварияләрне һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү өчен авария-торгызу бригадасы даими эшли. Республикабыз, авария хәлләрен кисәтү өчен, матди-техник ресурслар резервын формалаштыруда ярдәм итә. 
Подшефный Каланчакка даими рәвештә Мордовия табиблар бригадалары составындагы педиатрлар, хирурглар, неврологлар, гинекологлар, лаборантлар, тар профильле белгечләр барып эшлиләр. Җирле үзәк район хастаханәсендә округ халкына операцияләр, диспансеризация һәм вакцинация үткәрәләр. Узган ел эчендә генә дә Мордовия табиблары 25 меңнән артык тикшерү һәм консультацияләр уздырган. Шуларның 5 меңе – балалар, 6 меңнән артыгы – хирургия профилендәге пациентлар. Республикабыз  Каланчак медицина учреждениеләренә медицина җиһазлары һәм медицина препаратлары белән булыша. 
Өстенлекле юнәлеш - балалар. “Җәйге һәм кышкы сәламәтләндерү кампанияләре чорында балаларны рес-публикабызга чакыруны дәвам итәбез. Без аларны көтәбез, сәламәтләндерү лагерьлары һәм мәдәни программалар әзерлибез”, - диде Артём Здунов. 
Херсон өлкәсе губернаторы Мордовия Главасына республиканың Каланчак округына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. “Иң мөһиме, биредә яшәүче кешеләр Россиягә кайткач, туган гаиләләренә кайтканнарын аңлыйлар”, - диде ул.
Артём Здунов белән Владимир Сальдо Мордовия Республикасы, Херсон өлкәсе һәм стратегик инициативалар Агентлыгы арасында киләчәк багланышлар мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырдылар. Исегезгә төшерәбез, 2024 елның декабрендә безнең төбәкләр һәм стратегик инициативалар Агентлыгы арасында Херсон өлкәсенең социаль өлкәсен үстерүгә юнәлдерелгән социаль-гуманитар проектларны гамәлгә ашыру турында килешү төзелгән иде. Бу, барыннан да элек, тәҗрибә уртак-лашу, шулай ук сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм мәгариф өлкәсендәге бурычларны хәл итү өчен иң яхшы тәҗрибәләр кертү буенча уртак эш. 
Артём Здунов билгеләп үткәнчә, Милли социаль инициатива кысаларында, Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә, Мордовиядә инде өченче ел Төбәк социаль стандарты, Сервис вәкилләре институты кертелә. Бу социаль блокның «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Социаль яклау», «Хезмәт базары һәм мәшгульлеккә ярдәм» кебек барлык юнәлешләре буенча кешегә үзәкләштерелгән якын килүләрне кертүгә өстәмә этәргеч бирә. 
Мордовия Республикасының Региональ сервис вәкаләтлесе методик ярдәме белән Херсон өлкәсендә берничә проектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Аерым алганда, Геническ шәһәренең «Патриот «Яшьләр үзәге» базасында «Нечкә материя – яшүсмерләр өчен навигатор» практикасы кертеләчәк - ул яшүсмерләргә үз-үзләрен белдерү өчен куркынычсыз пространствоны оештыруга юнәлдерелгән.