Һәр шәхес үзенчәлекле һәм кабатланмас. Шушы үзенчәлекләр яңа мәктәп шартларында иҗади фикер йөртүче педагогларны укучыларга белем бирү генә түгел, ә аларның табигать тарафыннан бирелгән сәләтләрен дә үстерүне максат итеп куя. Укучы бала мәктәпкә белем артыннан гына түгел, төрле яклап сәләтен үстерер өчен дә килә.Укытучыдан сәләтле балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч-куәт бирерлек эшләр башкару, индивидуаль якын килү таләп ителә.
Ләмберә районы мәктәпләрендә сәләтле балалар белән якыннан килеп эш итә укытучылар. Ләмберәнең икенче гомуми белем бирүче урта мәктәбенең бишенче сыйныфында ике сәләтле Адель укый; берсе - Ямбаев, икенчесе - Смакаев. Мәктәп «йолдызчыклар»ы  алар. Адель Ямбаев радиоэлектроника белән мавыга. «Яшьләр иҗаты» дигән респуб-лика конкурсында лаеклы беренче урын яулаган! Районның балалар иҗаты Йорты түгәрәк җитәкчесе Айса Шамир улы Кадыркаев белән  Адель супервизорда аккумулятор зарядкасының идарә модулен модельләштергәннәр. Яшь Кулибин эченә кертеп эретеп ябыштыру аппараты – микросхема – супервизор, текстолит платасына башка электроника детальләре белән монтажлап куйган. Автомобиль аккумуляторын корып кую өчен кулланыла. Укучыларның сәләтен ачыклау, индивидуаль якын килеп, югары нәтиҗәләргә ирешерлек итеп кызыксындыру Айса Шамир улы Кадыркаевның хезмәт девизы.
Ә Адель Смакаевны кызыксындырган өлкә - әдәбият. Күптөрле конкурсларда катнаша ул. Күңеленең бер почмагында җиңү булса да, кем уйлаган шундый югарылыкка менәр дип: 20 май көнне Кремльнең Колонналы залында «Сәләтле балалар - 2017»  Халыкара форумында тантаналы рәвештә ирешкән уңышлары өчен илнең киләчәге дип котларлар аны. Нәрсә өчен дип сорарсыз? Адельнең әдәбият укытучысы Ольга Александровна Приказчикова, сәләтле балаларының күңелен аңлый, аларның үсешенә көч-куәт бирерлек эшләр башкара, индивидуаль якын килеп эшли. Ул «Әдәбият салоны»ндагы  «Глаголом жечь сердца людей» номинациядә катнашырга теләк белдереп, интернет конкурс-ка теркәлгән. Темасы да гади генә түгел бит. Форумның девизы да катлаулы: «Юллар - бормалы, дөреслек - туры». Әмма Ольга Александровна җитәкчелегендә Адель белән әзерләнгән реферат, эссе, монолог һәм шигырь жюри әгъзаларына бик тә ошый һәм яшь авторга Гран-при бирергә карар чыгаралар. Шулай Адельга икенче турда катнашмый гына Мәскәүдәге форумда үзенең иҗаты белән башкалар арасында ярышырга мөмкинчелек туган. Нәтиҗәдә - Россия буенча өченче лаеклы урын яулаган. Алда - яңа иҗади планнар, ә бүген Адельны Мәскәүдәге бүләкләү көтә.
Әйтеп китәргә кирәк, Мәскәүдә үткән «Сәләтле балалар - 2017» Халыкара форумына Россиянең төрле почмакларыннан сәләтлеләр җыела. Шул исәптән, Мордовиянең дә төрле район мәктәпләре укучылары катнашалар. Мәсәлән, Кадошкино гомуми урта мәктәбеннән биш бала форумда катнашып өч Гран-при яулаганнар: В. Кандрашина «Киемнәр модельләштерәбез» номинациясендә, Л. Юнязова - «Декоратив-кулланма сәнгать һәм халык иҗаты» номинациясендә һәм Р. Кузнецов - «Яшь экологлар берләшмәсе» номинациясендә. «Сынлы сәнгать» номинациясендә К. Наумов лаеклы беренче урынны алган.
Балаларыбызның сәләтен үстерү өстендә даими эшләгәч, уңышлар күренеп тора.

Н.Хәлил