6-8 августта Татарстанда узучы мәгариф хезмәткәрләренең семинар- киңәшмәсендә Россиянең 30 төбәгеннән 150 делегат катнашкан. Шул исәптән Мордовиядән мәгариф министрлыгы төп белгече Надежда Васильевна Салмова, белем бирү мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Сания Спартак кызы Саляева (Рузаевка районы Татар Пешләсе авылы), Рауза Мокаддәс кызы Юмаева (Ләмберә районы Пензятка авылы), Светлана Равиль кызы Поташова (Кадошкино районы Латышовка авылы), Альфия Фатих кызы Муртазина (Ләмберә районы Татар Тавласы авылы) семинар-киңәшмәдә булып кайттылар. Биредә педагоглар Татарстандагы милли мәгариф торышын өйрәнеп, киләчәккә эш юнәлешләре белән танышканнар. Казандагы Дуслык йортында үткән пленар утырышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, милли мәгариф кураторлары, татар телендә белем бирә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Россия төбәкләрендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче укытучылар «Россия Федерациясе субъектларында милли мәгарифне саклау һәм үсеш булдыру» темасын яктырткан мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәннәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз белем камилләштерү сертификатлары алып кайттылар.
- Төбәкләрдә милли мәгарифне яшәтү, татар телен саклап калу мәсьәләсе киңәшмәдә төп сорауларның берсе булды. Семинар-киңәшмә кысаларында катнашучыларга Яшел Үзән районы мәгариф оешмаларының милли мәгариф өлкәсендәге тәҗрибә күрсәтелде, шулай ук күргәзмәләр, осталык дәресләре тәкъдим ителде. Тагы бик матур чаралар Казанда үтте: «Татар авылы» этнографик комплекста булдык, Каюм Насыйри музеена сәяхәт иттек, Салават концертын карадык. Семинар-киңәшмә югары дәрәҗәдә тырышып планлаштырылган, катнашуыма бик канәгать.
Делегатлар, даими методик ярдәм күрсәткәнгә һәм төбәкләрне уку-укыту әсбаплары белән тәэмин итеп торган өчен, республика җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәт җиткерделәр. Без дә Мордовиядән Татарстанда мордва телләрен өйрәнүче мәктәпләргә дәреслекләр һәм методик кулланмалар алып бардык, - дип фикер уртаклашты Сания Спартак кызы Саляева.
- Яшел Үзән (Зеленодольск) №1 һәм №3 гимназия-ләрендә күрсәткән мастер-класслардан мин үземә татар телен һәм әдәбиятын укыту буенча алдынгы тәҗрибә үрнәкләрен күзәттем, бик күп алдынгы алымнар белән эш итү юлларын алдым, - ди Рауза Мокаддәс кызы Юмаева. – Мәсәлән, татар теле һәм әдәбиятын укыту технологияләре белән бергә, милли бизәнү әйберләре булган калфак, беләзекләр ясауның яңа ысулларын өйрәндем. Киңәшмәдән баеп кайттык.

Наилә Насырова