Үзенең өчаяклы дустына мәхәббәтен Абу Билял улы Батеряков тормышы аркылы 76 ел үткәрә һәм бүген дә мотоцикл дустыннан аерылмый.
Иң беренче мотоциклын – ИМ-72 Абу Билял улы Батеряков 1968 елда сатып ала. Шул вакыт Ләмберәнең МСОсында эшләгән чагы. Яңа гына, баш-күзле булып, өйләнгән вакыты. Тормыш иптәше Гөлсен Хәмзә кызы иренең мотоцикл алуына каршы килми, чөнки ул күңел ачу өчен түгел, ә эшкә йөрергә һәм шәһәргә кирәк-яракка чыгар өчен ала. Абу Билял улы техниканы ярата, белә һәм ремонтларга да кулы ятып тора; ватык техникада йөрми ул, вакытында үзе төзәтә. Җитмәсә, бертуганына да техникасының кайсы җире ватылганын аңларга ярдәм итә. Соңрак, 1982нче елда, Батеряковлар модага кергән һәм яңа маркалардан саналган «Урал» мотоциклын сатып алалар. Бу техника күләме һәм мөмкинчелекләре ягыннан алдагысыннан көчле. Менә шул өчаяклы дустында язма героебыз бүген дә җилдертә генә – кая барып, кайдан гына килми җитмеш алты яшьлек Абу Билял улы матаенда! Һәм бүген дә үзе ук шул «кентекләгән» техникасын төзәтә дә.
Оста куллы А.Б.Батеряковның эшлә-гән эшләре байтак; хуҗалыкта хезмәт җитәрлек бит. Үз куллап мунчасын баштан алып азагына кадәр төзи, бурасын күтәрергә генә булышалар. Бакчасында кызыксынып эшли, төрле агачлар үстерә, яшелчәләр җитештерә. Кош-кортсыз да тора алмый инде авыл кешесе: барысын да булдыра. Өстәвенә умарталыгы да бар. Үзе генә түгел, улы Азатка да умарталар белән дуслашырга ярдәм итә. Алар бүген икәүләшеп умарта кортларын тәрбиялиләр. Бер караганда, кеше лаеклы ялда - ял ит тә бетте. Юк, тынгы белмәгән җан эшсез тора алмый, ул шундый булып туган, аңа шундый тәрбия биргән әти-әнисе. Абу Билял улы утырып эшсез торырга яратмый. Кендек каны белән кергән аңа шул осталык. Абу Билял улы Батеряков 1941нче елда Ләмберә районы Мельцапино авылының күпбалалы (алты бала) гаиләсендә туа. Әтисе, Билял Фәхретдин улы, өч сугыш кырын кичкән кеше: финнар белән көрәшкән, немецлар һәм японнар белән! Шуңа гаиләнең хуҗалык эшләре хатыны һәм балалары җилкәсендә була. Авыл кешесендә, бигрәк күпбалалы гаиләдә, сыер асрамый булмый инде – сыер асрыйлар. Алар тагы сарыклар, кош-корт та асраганнар. Абу Билял улының әнисе колхозда эшләгән вакытта, шул замана балалары төсле, ул иртә олыгаеп, яшьли нужа тарта башлый. Батеряковлар балалары кадерле әниләренә бар эштә ярдәмче булалар; мал-туар артыннан да, йорт-җир артыннан да караштырып торалар. Эшне дә җиренә җиткереп башкарырга шул вакытта ук өйрәнәләр. Әмма белем алу турында да онытмыйлар. Мәктәптә укыткан беренче укытучысы Гелнур апа Хансвярованы бүген дә җылы искә ала Абу Билялович: «Гелнур апа Мельцапино балаларын дүртъеллык мәктәптә хәреф танырга, укый-язарга, санарга өйрәтеп кенә калмады, ул балалар белән дүсларча мөгаләмәдә иде».
Бу гаиләнең бәхетенә әтиләре фронттан исән-сау кайта. Һәм 1953нче елны Батеряковлар гаиләсе Ләмберәгә яшәргә күченеп киләләр. Билял Фәхретдин улы РАЙПОга председатель иттереп эшкә урнаштырылган була. Абу Билял улы мәктәпне Ләмберәдә тәмамлый. Аннары МСОга эшкә урнаша. Тырышлыгын һәм белемен күреп складка заведующий (мөдир) булып билгеләнә. Бу елларда колхозара тезү оешмасы зурлардан саналган, чөнки тезү эшләрен районара хуҗалыкларында алып барганнар. Бу оешмада машиналар гына утызлап булган, унлап трактор һәм башка төр техника. Шуларның барысы да склад мөдиренә кагылышлы.
Заманалар үзгәрә һәм без дә аның белән алга атлыйбыз. 1963нче елда, районнар берләшкән чакта, Абу Билял улы Саранск башкалабыз заводына хезмәткә урнаша. Люминесцент лампаларын җайга салу эше белән шогыльләнә. Менә шунда, заводта, үзенең киләчәк тормыш иптәше белән таныша да язма героебыз. Алар, бик тату гаилә буларак, илле елдан артык бергә гомер итәләр, балалар тәрбияләп үстерәләр, оныкларга шатланып, ярдәм итеп яшиләр. Еллар артыннан еллар үткәнен сизми дә каласын. Соңрак, якын булып өлгергән Ләмберәгә эшкә кайта А.Б.Батеряковыбыз һәм һаман булдырган эше – склад мөдире булып хезмәт юлын дәвам итә. Хөрмәтле хезмәткәр буларак лаеклы ялга чыга ул. Тагы берничә ел эшләп алгач, тормышын хуҗалык эшләренә багышлый.

Наилә Насырова