20 апрельдә Большие Поляны төп мәктәбе базасында Кадошкино районында беренче тапкыр аерым Туган татар теле көне үтте. Алдагы елларда «День родного языка» төрле милләт вәкилләре белән бергә үтә иде. Кичәгә район һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләре, мәктәпләрдән төрле милләтле директорлар һәм телчеләр җыелган иде.
Туган тел көнендә зур программа белән Большие Поляны төп һәм Латышовка урта мәктәп укучылары белән укытучылары, авыл интеллигенциясе вәкилләре чыгыш ясадылар. Күргәзмәләрендә Габдулла Тукаебыз туган көнен искәртеп ясалган стендлар эленгән, кул эшләре белән тулган иде. Презентацияләре киләчәк буынны милли- мәдәни рухта тәрбия бирү турында булды. Һәрбер милләтнең үз мәдәнияты, гореф-гадәтләре, үзенчәлекләре бар. Аларны бер-берсеннән шул үзен-чәлекләр аера да. Нәкъ шулар халыкны туган теле белән горурланырга, аны яратырга мәҗбур итә. Большие Поляны һәм Латышовка мәктәпләрендә ел саен «Туган тел» кичәләре үткәрелә – традиция. Ә быел форматы үзгәрде, район статусын алды.
- Без татарлар, туган телебез - татар теле.Татар теле тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз, - дип ачып җибәрделәр кичәне алып баручылар. Аннары «Туган тел» җырын Алсу Тумпарова һәм Дарина Кильдеева башкарды. Мәдәният йорты хезмәткәре, авыл сандугачы Надия Капкаева «Кайтырмын» җырын матур иттереп җырлады. Тумпаровларның гаилә дуэты: Альфия белән Алсу «Авылым урамнары» дигән җырны атаклы җырчылар Алсу белән Фәридәдән бер дә ким башкармадылар. Яшь артисткалары Дарина Кильдеева башкарган «Әнием» җыры күңелләрнең иң нечкә почмакларына кереп, хисләргә чумарга мәҗбур итте. Тагы бу бәйрәмдә Большие Поляны мәктәбе укучыларының әниләре белән әбиләре дә чыгыш ясадылар. Авылның «Асылъяр»  дигән үзэшчән сәнгать коллективы «Дусларыма» җырын җырладылар. «Дуслык» ансамбле составындагы Большеполянка мәктәбе укытучылары «Туган авыл» җырын матур җырладылар.
Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтов кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатламас иҗаты белән бөек һәм даһи. Атаклы шагыйребез Габдулла Тукай татар мәдәниятын рус һәм дөнья мәдәниятына, башка милләтләр, аларның телләре белән якынаерга кирәклеген аңлаган: «Нам издавна другом был русский народ. И разве конец этой дружбе придет? Да, мы родились и растем в вышину. Нанизаны словно на нитку одну».
Башлангыч сыйныф укучылары Габдулла Тукай турында һәм аның шигырьләрен яттан матур иттереп башкардылар. Габдулла Тукай турында эчтәлекле презентация дә күрсәтелде. Зур бәйрәмдә югары сыйныф укучылары «Рәхмәт әнкәй» җыры белән чыгыш ясадылар. Алтынчы сыйныф укучысы Регина Тумпарова гаиләсе турында сөйләде. Бу гаиләдә барысы да туган татар телендә сөйләшәләр. Бишек җыры белән кергән тел, ди эчтәлекле чыгышында Регина. Кечкенәдән милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятны сакларга өйрәтүчеләр дә әбиләре белән бабайлары, әтисе белән әнисе аның. Тагы ул әнисе белән милли бәйрәмнәрдә милли ашамлыклар пешерешеп кунакларны каршы ала. Шулай кечкенәдән ук милли рухта тәрбияләнә.
Бәйрәмне тагы да ямьләтүчеләр - Латышовка урта мәктәбе укучылары чыгышлары булды. Алар шигырьләр сәнгатьле иттереп сөйләделәр, күңелләрне җилкендергән җырларны башкардылар. Шулай, сигезенче сыйныф матуркайлары Алина Алыкова, Регина Донская, Диана Симаева, Алсу Хайрова бергәләшеп җырласалар, Юлия Семечкина «Әниемә» дигән җырны ялгыз башкарды. Милләтебезнең бөек улы – татар әдәбияты классигы, шагыйрь, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) апрельдә туган көне, дидек. Халык шагыйре Габдулла Тукай дөньяга килгән (26) һәм хушлашкан апрель(15) аенда. Халык аны олылый, бөекли; инде ничә буын аңы онытмый. Мордовиянең барлык татар мәктәпләрендә, гадәттәгечә, Тукай туган көнендә Шигърият бәйрәмнәре уза. Егор Максимкин Габдулла Тукайга багышлап «Ул мәңге безнең күңелдә» шигырен сәнгатьле сөйләде. Телләрен, мәдәниятларын чынлап ярата икән бу балалар.
- Туган тел бәйрәмен үткәрәбез, шуның белән без дөньядагы телләргә, аларның мәдәниятына мәдхия җыр-лыйбыз. Телләребез төрле, теләк-ләребез бер; телләребез - бүләккә тапшырылган мирас, без аны сакларга тиешбез, - ди аралашканда татар теле укытучысы Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева.
Кичә бергәләшеп Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Наилә Насырова