Дубенка районының Кочкурово урта мәктәбендә Габдулла Тукайның 135-еллык юбилеен бәйрәм иттек.
Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае апрель килгәндә, моннан 135 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә Габдулла Тукай дөньяга килә. Ул үзенең кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган һәм үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә өндәгән, татар телебезнең гүзәллегенә дан җырлаган. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә, ә, киресенчә, яратырга, авырлыкларны җиңәргә булышырга кушкан. Аның әсәрләре безнең туңган күңелләребезне эретә, җаннарыбызны җылыта...
Безнең мәктәптә дә аның туган көненә багышлап «Тукай иленә сәяхәт» дип исемләнгән кичә үтте. Чараны алып баручылар Каримов Руслан һәм Мусина Джамиля ачып җибәрделәр. Алар Габдулла Тукайның биографиясен, презентациягә таянып, кыскача сөйләделәр. Аннары Тукаебызның катлаулы тормыш юлы буенча бергәләп схема төзедек. Кичәбезне шигырьләр конкурсы дәвам иттерде. Бик матур итеп укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр.
Шулай ук Габдулла Тукайның иҗаты буенча рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясадык. Беренче урынны Рахметуллова Карина яулады, икенчене Каримов Руслан, ә өченчене аердылар Романова Сафира белән Мусина Джамиля. Тукаебызның тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина үткәрдек. Кичә гимнга әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Бөек Тукаебызның гомере яшендәй кыска булды. Апрель ае аны бүләк итте безгә, апрель ае алып та китте. Габдулла Тукайның исеме, тормышы, иҗаты мәңге безнең күңелләрдә яшәр! Якташыбыз Сафия апа Бәширова язган шигыреннән өзек белән мәкаләмне тәмамлыйм:
Апрель ае безнең күңелләрдә
Онытылмаслык булып билгеле.
Язгы кояш безнең Тукаебыз
Йөрәкләргә кереп калды әле!

Альфия УЗБЯКОВА,
Дубенка районының Кочкурово урта мәктәбе укытучысы