20-23 апрельдә Казанда 8-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадасы узган. Бу чарада Мордовиябез делегациясе белән бергә, Башкортстан, Кырым, Марий Эл, Удмурт, Чувашия республикалары; Мәскәү шәһәре; Әстерхан, Киров, Курган, Түбән Новгород, Омск, Пенза өлкәләре; Пермь, Новосибирск крайлары; Иркутск, Томск һ.б. өлкәләреннән - барлыгы 153 кеше катнашкан. Олимпиадада чит илләрдән 28 кеше көч сынаган – Финляндиядән, Канададан, Германиядән, Төркиядән, Казахстаннан, Япониядән, Үз-бәкстаннан, Кыргызстаннан, Азербайҗаннан, Эстониядән, Франциядән, Америкадан. Олимпиаданың йомгаклау этабы ике турдан торган: язма - татар теле һәм әдәбияты; татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча. Телдән: «Татарстан - безнең уртак йортыбыз» темасына проект эшләрен яклау.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр (20 кеше), призерлар (77 кеше) һәм Гран-При ияләре (3 кеше) билгеләнгән. Татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиадасында Гран-прига Татарстаннан - Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбеннән Гөлназ Мөэминова, Чувашиянең Батыр районыннан Айнур Сабирҗанов, Американың Калифорния штатында яшәүче Нури Чопануглы лаек дип табылган.
Россия төбәкләреннән килгән укучылар төркеме составында Мордовия Республикасының 8-11 сыйныф укучылары да көч сынаганнар. Ләмберә муниципаль районыннан: Черемиш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Кулахметова Эльвина, (укытучысы Боярова Фазия Фәрит кызы); Пензятка урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Муртазин Тимур белән Карабдаев Руслан (укытучысы Юмаева Рауза Мокаддәс кызы); Татар Тавла төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Бикушев Самир (укытучысы Мортазина Әльфия Фатыйх кызы) һәм 2 нче номерлы Ләмберә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Тимкаева Радмила (укытучысы Боярова Фазия Фәрит кызы) катнашканнар. Алар татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиасында катнашучы дипломнары белән бүләкләнгәннәр. Ә Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбеннән 11 нче сыйныф укучысы Амир Байчурин татар теле буенча VIII Халыкара олимпиада призеры һәм 30 мең сумлык сертификат иясе булып кайткан. Латышовка мәктәбенең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Равиль кызы Поташованың әлегә кадәр район, регион, регионара предмет олимпиадаларында җиңүчеләре булып торды. Әле VIII Халыкара олимпиада призеры да булды. Туган телебезне, тарихыбызны, мәдәниятыбызны яратып киләчәк буынга тәрбия бирүдә тагы зур уңышлар алда көтсен сезне. Аралашканда олимпиада турындагы хис-кичерешләре белән Светлана Равиль кызы Поташова уртаклашты, ул:
- VIII Халыкара олимпиадасында катнашу безнең өчен зур дәрәҗә. Татар теле һәм әдәбияты буенча югары сыйфатлы итеп оештырылган бәйгедә уңышка ирешү безнең өчен олы шатлык. Байчурин Амирыбыз тәртипле, барлык предметлар буенча «5»ле билгеләренә укый; бар яктан да уңган бала тәрбияләгән өчен әтисе Эдуард Равиль улына, әнисе Надия Мансур кызына зур рәхмәт! Туган телебезне ярату, белү буенча халыкара ярыш алдынгысы булган киләчәк буын өчен горурлык хисе туа.
Мордовия укучыларын Казанга олимпиадага җитәкләп алып баручы итеп Мордовия Мәгариф министрлыгыннан Ләмберә районы Пензятка мәктәбенең югары квалификацияле укытучысы Рауза Мокаддәс кызы Юмаева билгеләнгән иде. Ул VIII Халыкара олимпиадасы турында мондый фикердә:
- Олимпиадада Мордовиябез укучылары командасы лаеклы ярышты. Шундый олы ярышта призерыбыз булуы Мордовия мәктәпләрендә укыткан татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз татар телен ярата һәм укучыларын туган телләрен яратырга, белергә өйрәтәләр дигән сүз.
Олимпиада программасына килгәндә, төрле чаралар оештырганнар; вакыт тыгыз булды һәм барысы да кызыклы иде. Рәхәтләнеп Ка-занның истәлекле урыннарында булдык: Милли музейда, Габдулла Тукай музеенда, якташыбыз Шәриф Камал музее белән таныштык. Г. Камал исемендәге Татар дәү-ләт академия театрында Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу», Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Т.Миңнуллинның «Ак тәү-бә, кара тәүбә» спектакльләрен карадык. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре белән очраштык.
Югары сыйныф укучылары өчен Казан шәһәренә бару кызыклы һәм мавыктыргыч булды, - дип кыскача гына фикерләре белән уртаклашты Рауза Мокаддясовна.– Татарстанга - безнең уртак йортыбызга, югары дәрәҗәдә оештырылган чара өчен, зур-зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
Әйтеп китәргә кирәк, 23 апрельдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында татар теле буенча VIII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узган. Татар телен иң яхшы белүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган. «Киләчәктә дә җиңүләр булсын. Әгәр дә менә шундый актив яшьләр булмаса, телебезнең, милләтебезнең киләчәк юк. Яңа алымнар белән эш алып барыла, без моның кирәклеген күрәбез. Битараф булмаган һәр кешегә рәхмәт», - дип котлаган Президент.
Бүләкләү тантанасы, татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган Бөтенроссия туган телләр форумы кысаларында узган.

Наилә НАСЫРОВА