Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына быел 136 ел була. 27 яшь гомер генә яшәп калса да, әдипнең татар тарихы, татар әдәбиятында калдырган өлеше бәяләп бетергесез.
Бу айда бөек шагыйребезне искә алмый калучылар татар илендә сирәктер.
Регионыбызның авыллары мәктәп-ләрендә, мәдәният йортларында, балалар бакчаларында бер ел да Габдулла Тукай туган көнен билгеләми калмыйлар. Һәм менә ул чор җитте. Мәсәлән, мәктәпләрдә Габдулла Тукаебыз биографиясе һәм иҗатына багышлап ачык дәресләр, кичәләр, викториналар һәм башка күптөрле чаралар оештырыла. Клублар, балалар бакчалары да бу эшләрдән читтә калмыйлар.
- Балалар белән Габдулла Тукайның шигырьләрен укып, сөйләшеп, фикерләр уртаклашып, ахырдан бергәләшеп «Туган тел»не җырладык. Шундый җылы, рәхәт очрашу булды, - дип уртаклашты Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбе директоры Светлана Наиль кызы Кильдеева сайтларында. Дәвам итеп ул: «Менә инде йөз елдан артык һәр бала яраткан татар шагыйренең әсәрләрен зур кызыксыну белән укый һәм хәтта аларны яттан белә. Большие Поляны төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән ачык дәрес булып узды, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева өлкән сыйныф укучыларын Тукайның биографиясе белән таныштырды.
Кыска гына гомер яшәп, Тукай бик зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт безнең балалар өчен язылган шигырьләр һәм әкиятләрдән барлыкка килә.
Балалар шагыйрьнең биография-сеннән бик күп яңалыклар белделәр, замандашларының татар халкының бөек улы – Габдулла Тукай турында хатирәләрен тыңладылар. Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр сөйләделәр «Таз», «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш», «Шүрәле» әкият – поэмалары белән таныштылар. Дәрес барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләренә һәм шигырьләренә куелган сорауларга җавап бирделәр, иллюстрацияләр буенча табышмаклар чиштеләр, «Бала белән күбәләк» шигырен сәхнәләштерделәр. Шулай ук аның әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән видеофильмнар да күрсәтелде («Эш беткәч, уйнарга ярый», «Су анасы», «Туган авыл»). Сәяхәт ахырында балалар бик теләп «Туган тел» җырын башкардылар, ул инде татар теленә гимнга әверелде».