Үткән атнада Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан IX халыкара олимпиадасы үтте. Олимпиадада Россия Федерациясенең 23 төбәгеннән һәм 5 чит илдән  500 дән артык укучы балалар катнашты. Шулар арасында Мордовия Респуб-ликасының өч районыннан биш укучы көч сынады.

Бу - Муртазина Самира (Ләмберә районы Татар Тавласы төп мәктәбе), Карабанов Радмир (Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе), Алькаева Римма (Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе), Халикова Хадиджа (Ромадан районы Белозерье урта мәктәбе), Жарков Шамиль (Кочкурово районы Сабаево урта мәктәбе).17нче апрельдән башланып киткән әлеге олимпиада үз эченә кызыклы чараларны туплады. Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан үзара белем осталыкларын сынаудан тыш, күп кенә мәдәни чараларда да катнашты.  Кәрим Тинчурин театрында «Син минем бердәнберем», Галиасгар Камал театрында берничә спектакль, «Авторучка» фильмын карау һәм фильмда катнашкан артистлар белән очрашу, Татар дискотекасында катнашу, Казан буйлап экскурсия – болар һәммәсе дә укучыларыбызның рухи дөньясын баетуга багышланган иде.
Мордовиябезнең Ләмберә районы Татар Тавласы төп мәктәбе укучысы Самира Муртазина олимпиада призеры исемен лаеклы яулады. Самира, татар теле белән татар әдәбияты предметлары буенча яхшы белемнәр күрсәтүдән тыш, «Гаилә шәҗәрәсе»н яклауда да беренчеләрдән булды.
«Мин туган телемне белүемә бик тә шат. Хис-кичерешләрем ташып тора. Йоклаганда уянам да, үземне һаман Казанда дип хис итәм; әкият илендә булып кайттык төсле тоела.
Олимпиадада көчле укучылар ярышты. Мин үзем Татар Тавласы төп мәктәбенең 8нче сыйныфында укыйм, ә олимпиадада 9нчы сыйныфлылар белән ярыштым. Призерлык яуладым.
Тагы бер бик тә кызыклы ярышта катнаштым, ул да булса «Минем шәҗәрәм» проектын якладым. Гаиләм шәҗәрәсе бик бай һәм киң. Аны бергәләп булдырдык: кем архивтан документлар, кем фотолар, кем генеалогик агач төзергә ярдәм итте. Бу проект - гаилә җимеше. Аны булдыруда әтием Ринат Кямиль улы Муртазин архивларда утырды, әнием Альфия Фатих кызы Муртазина (рәсемдә) эшне җитәкләде, бабакаем Кямиль Сәяф улы Украинада яшәгән Ряйся апасыннан фотолар соратты. Әбием, Рәсимә Тагир кызы Азисова, әбиләребездән калган ядкәрләрне (тәсбих) саклаучы, бабайларымның бабалары турында сөйләүче булды.
Мин татар булуым белән горурланам, туган татар телемне белүемә шатмын. Бу ярыштан алган кичерешләремне, позитив эмоцияләремне озакка саклармын»,- дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Самира Муртазина.
Калган укучыларыбыз да үзләрен сынатмады: олимпиада биремнәрен уңыш-лы үтәделәр, туган татар телләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Без аларга килә-чәктә уңышлар телибез!
Олимпиаданың ябылу тантанасы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Ильсур Гараевич Һадиуллин, күренекле артистлар катнашында үтте.

Фазия БОЯРОВА