Россия күпмилләтле дәүләт. Һәр милләт - ул кабатланмас милли мәдәният, тарих, традицияләр. Мор-довиядә төрле милләт, дин кешеләре тату яши. Һәр халыкның үз йолалары, гореф-гадәтләре, костюмнары бар. Күршеләре белән тынычлыкта яшәр өчен, кешеләр бер-берсенең үзенчәлекләрен, традицияләрен һәм мәдәниятен белергә тиеш.
Шулай, үткән атнада Мордовия республикасы сукырлар өчен махсус китапханәсендә «Ислам мәдәни үзәге» белән берлектә, «Иҗади остаханә» клубы кысаларында «Татар халык орнаменты» мастер-классы узган. Чара барышында татар халык орнаменты барлыкка килү тарихы турында документаль фильм күрсәтелгән. «Зәйнәб» татар ательесы җитәкчесе, Мордовия татар хатын-кызларының «Чулпан» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Рима Фатих кызы Байгельдина орнаментның һәр элементы әһәмияте турында сөйләп, татар милли костюмын күрсәткән. Барлык катнашучылар татар костюмына ап-пликациянең аерым фрагментларын әзерләүдә катнашканнар һәм матур итеп чигелгән баш киемнәрен киеп тә карый алганнар. «Мәдәниятнең чиге юк, әмма традицияләре бар» дигән фольклор кичәсе дә биредә үткән. Китапханәдә бәйрәмнең төп геройлары - Кривозерье урта мәктәбе укучылары белән укытучылары булган. Тамашачылар укучылар башкаруында татар телендә шигырьләр тынлаганнар, татар әкиятенә нигезләнгән «Өч апа» спектаклен караганнар. Педагогик коллектив башкаруында әни турында лирик җырлар яңгыраган. Фольклор бәйрәме татарларның музыкаль-шигъри фольк-лоры, татар халык костюмы формалашу тарихы белән якыннан танышырга мөмкинлек биргән, милли татар чигүләренең серләрен һәм башка күп нәрсәләр белән якыннан танышканнар.

Наилә НАСЫРОВА