Ләмберә районы Татар Тавласындагы фермер Азат Рәстәм улы Алмакаев эше турында еш язабыз. Ул алдынгы технологияләрдән файдалана, дәүләт ярдәм программаларында катнаша һәм икътисад-экономика вузын тәмамлаган буларак бизнес алып бара. Аның язмышында традиция һәм яңалык шулкадәр органик рәвештә үрелеп бара, хәтта хөрмәт уята. Азат авыр хезмәт белән акча эшли, ләкин бу хезмәт затлы, татлы.
Сүзебез яңа төр сыр җитештерүче турында. «Качотта» дигән сырны Ви-кипедиядә итальянлыларның ярым йомшак сыр дип билгеләнгән. Башлыча Үзәк Италиядә җитештерелә. Һәм менә бу «Качотта» Татар Тавла авылы фермеры Азат Рәстәм улының суыткычында тыныч кына өлгерә. Азат Алмакаевның базарга чыга торган чираттагы продукты булырга тиеш. Моңа кадәр: пастеризацияләнгән сөт, ряженка, каймак, эремчек булган. Һәм менә «Качотта» сыры белән эксперимент. Рәстәм улы Азатка ярты адым булса да, башкалардан алда булу ошый. Чираттагысы «Пармезан» булыр, ахры. Искә төшерәм: Азат Рәстәм улы Алмакаев 2018 елда «Яңа фермер» программасына керә. Бу вакытта әлеге программа буенча Мордовиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы 5 елга миллион биргән. Ким дигәндә 10 сыер асрарга кирәк булган. Хәзер аның 17 баш сөт көтүе һәм яшь терлеге бар. Быел апрель аенда программада катнашуын туктата.
Рәстәм улы Азатның бизнес-планы крестьян хезмәтен төгәл аңлауга һәм үз куллары белән эшләү осталыгына нигезләнгән. Бизнесында үзе, гаиләсе, абые эшли һәм әние ярдәм итә. Өч-дүрт кеше. Кредитлар алмыйча, үз ресурслары хисабына үсеш алырга ярата Азат Алмакаев. Әйтеп китәргә кирәк, һәрбер эштә шикелле, бизнеста да төрлесе була. Терлекләр санын арттыру белән сөт сату мәсьәләсе кискен күтәрелә. Чимал сөтнең саклау һәм транспортлау буенча лимитлары бар, димәк, аны я перекупщикларга тапшырырга, я үз эшкәртүеңне җайга салырга кирәк. Язма героебыз икенче юлдан китә: туган авылында төзелмәгән ангары булган. Үз вакытында автосервис белән шөгыльләнергә теләгән. Үз көче белән ангарны сөт цехы итеп үзгәрткән. Пастеризация өчен һәм сөтне аерым шешәләргә салу өчен аппаратлар сатып алган һәм хәзер сөтенең сыйфатын югалтмыйча бер атна саклап була. Азат Алмакаевның сөт продуктлары «Алтын көз-2021» күргәзмәсендә көмеш медаль яулаган. Бу инде танылу.
- Көнемне фермадан башлыйм, - ди Азат Рәстәм улы. - Иртәнге савымнан соң сөтне цехка алып барам. Көненә уртача 150-160 литр эшкәртәм. Кемнәрдер савым күбрәк тә була, дияр. Ә минем өчен продуктның сыйфаты һәм табигый составы мөһим. Сөтебездә химик матдәләр юк, сыерларны табигый азык белән генә тукландырабыз: сыйфат өчен җаваплы мин.
Халык та шуны раслый: сөте бик яхшы сыйфатта.
Бизнесы алга атлый Азатның. Пастеризатор артыннан фермер катык, каймак һәм эремчек җитештерү өчен аппаратлар ала. Хәзер ул экологик чиста сөт продуктларының тулы линиясен тәкъдим итә ала. Алар арасында Татар Тавласының «Качотта» дигән сыры да булачак.
Һәрбер эшнең үз уңышлары һәм чишәсе мәсьәләләре бар - проблемалары. Әлбәттә, проблемалар булмый тормый. Мәсәлән, сөт белән эшләү һәм яңа продуктлар ясау өчен грамоталы технолог кирәк, ди Азат Рәстәм улы. Хәзер ул белгеч хезмәтеннән файдалана, ләкин үзенең белгечен – технологын булдырырга ниятли. Шул чакта чималны тулысынча эшкәртүгә игътибар итәргә мөмкин булыр, икән. Фермер Азат Алмакаевның бизнесы үсә икән, кадрлар, җитештерү яки сату белән бәйле һәр проблема, әлбәттә, хәл ителәчәк.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде