Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Сугышта 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак булды, дистәләргә миллион хатын-кызлар - тол, бик күп балалар ятим калды. Илебез ярым җимерек хәлгә килде, халкыбыз күпме кайгы-хәсрәт кичерде!?
Бөек Ватан сугышында катнашкан һәрбер исем артында кеше язмышы, кеше гомере. Анда барысы да бар – шатлык һәм кайгы, яратү һәм саубуллашу, авырлыклар һәм җиңү. Төрле буын кешеләрен, төрле милләт, һөнәр, сәләтләре, шогыльләре төрле булуга карамастан, аларны һәммәсен туган туфрагын, Ватанын ярату хисе берләштергән. Бу хис батырлыкка алып барган, бу хисне алар киләчәк буынга васыят итеп калдырганнар. Еллар үтү белән Ватанны ярату хисе кискенрәк тоела; батырларның исемнәре онытылмый. Һәрбер гаиләнең Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә керткән үз өлеше бар. Хәтердә мәңге – исемнәр, исемнәр...үлемсезлеккә киткән исемнәр. Бөек Җиңү өчен гомерләрен салган кешеләр. Мәрмәр ташларга уеп язылган исемнәр. Еллар үткә саен сугыш ветераннары кими бара. Кызганычка каршы, бүгенгә Дубенка районы Ломат авылында, Торбеево районы Татар Йөнә авылында, Темников районы Тархан авылында, Ләмберә районы Черемиш авылында һәм башкаларында бер ветеран да исән калмаган инде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга авыл уртасында обелисклар куелган. Ел саен авылдашларын горурланып якташлары искә алалар. Исәннәрен бертекләп барлыйлар, алар турында онытмый гына сөйлиләр. Сүз аларның берничәсе турында булыр.
Ләмберә районында барлыгы ундүрт Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шербак авылында гомер итүче Асаинов Вәлиулла Нәүмәтулла улы шуларның берсе. Бүген ул 94 яшен тутырган хөрмәтле авыл мулласы. Гомере дәһшәтле вакыйгаларны сыйдырган аның. Иң ачысы – Бөек Ватан сугышы. 1942нче елның 10 июнендә Ләмберә педагогия училищесын тәмамламаган яшүсмер Советлар Армиясе сафына чакырыла.  Шулай бер айлык курслардан соң фронтка, каты сугыш кырына, күрше Пензятка якташылары Ильяс һәм Исхак белән Ржев шәһәренә, вакытлыча корылган йөзмә күпер-понтон батальонына эләгәләр. Беренче тапкыр Днепр өчен көрәшә Вәлиулла Нәүмәтулла улы.
Днепрны форсировать иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен Вәлиулла Нәүмәтулла улы Асаинов  II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены белән бүләкләнә.
Аннары Днестр, Буг, Румыния, Венгрия, Чехословакия, Австрия...  Туган ягына ул 1947 нче елны кайта. Сугыштан соңгы авыр елларда, ачлык вакытында бәхет эзләп, Шахта шәһәренә эш эзләп китә. Шулай Киргизиядә күмер чыгара, Сызраньдә - сланец дигән тау токымын. 35 ел гомерен рудникларда үткәрә ул. Тормыш иптәше Сафия Серажетдин кызы белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер, әйтеп киттем инде, Вәлиулла Щербак мулласы. Гарәп телен үзләштергән. Оныклары һәм оныкчыкларына, безгә горурланырлык тере мисал. Ә Кадошкино районы Латышовка авылы халкы Шәмил Хөсәен улы Емагулов  белән горурланалар. Яшьлеген яу кырларында уздырган, фидакарь хезмәткә багышлаган бу өлкән буын вәкиле бүген яшьләргә үрнәк булып яши. Ватанпәрвәрлек, батырлык, Ватаныбызга тугрылыклы хезмәт итә гомер-гомергә Шәмил Хөсәен улы Емагулов. Россия халкының югалмас кыйммәтләре булды.
Шул ук районның Большие Поляны авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Закир Юсып улы Капкаев бүген 72нче Җиңү көнен барлык авылдашлары белән каршы алыр. Закир Юсып улы 1924нче елны крестьян гаиләсендә туа. Туган авылы мәктәбендә белем ала. Бөек Ватан сугышына кадәр Большие Поляныдагы Нариманов исемендәге колхозда эшләп  өлгерә. Әмма илбасарлар Илебезгә басып керә һәм 1941нче елны, 50 авылдашы белән бергә, Сура елгасы тирәсендәге саклау корылмалары тези башлый. 1942нче елның 8нче сентябрендә Советлар Армиясе сафына алына һәм шуннан Елец, Курск дугасы чолганышында дошманнарга каршы көрәшә, Днепр елгасын кичүдә катнаша; Польша, Германия сугышларында катнаша. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Дан орденнары, ике “За отвагу», «За заслуги» медальләре, Верховный командованиянең Почетлы грамотасы, «За взятие Берлина» медале һәм башка күптөрле бүләкләр белән бүләкләнә. Закир Юсып улы Капкаев Җиңү көнен Германиядә каршылаган.
Җиңүгә алып барган тыл ветераннары алдында баш иябез. Сугыш балалары дигән исемне алган кешеләрнең фидакарь эше һәрберебезгә үрнәк булып тора. Еллар үткән саен, кызганычка каршы, сугыш, тыл ветераннары, сугыш балалары саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Аларны хөрмәтләп, кадерләрен белеп калыйк. Киләчәктә күкләребез гел аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде!

Наилә Насырова