Хөрмәтле ветераннар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

9 май - Халкыбыз өчен иң шатлыклы, ләкин шул ук вакытта иң моңсу бәйрәмнәрнең берсе. Зур корбаннар, күз яшьләре белән яуланган Бөек Җиңүгә быел 73 ел, әмма сугыш дәһшәтләренең эзләре халкыбыз күңелендә мәңге төзәлмәслек тирән яралар булып бүген дә яши. Бу Җиңүнең ничек
яулануы турында онытырга безнең хакыбыз юк. Ватаныбызның батыр кызуллары үз гомерләрен аямыйча, кан-яшь түгеп якты киләчәгебезгә тыныч юл
салдылар. Хәзер инде сугыш һәм тыл ветераннарының сафлары елдан- ел сирәгәя.
Хөрмәтле ветераннар. Йөрәкләребездә сезгә булган эчкерсез рәхмәт сүзләре беркайчан да бетмәячәк. Көл һәм җимереклекләр арасыннан Ватаныбызны бөртекләп аякка бастырган кешеләрнең батырлыгы алдында һәрвакыт баш иябез.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын бәхетле тормыш телибез. Көннәребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын. Каһарманнар даны мәңгелек!

Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе

В.Г.Шәйхразиев