Татар теле халыкара олимпиадасы 2012 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатихасында башланган, быел 22-25 апрельдә VII тапкыр үтте. Татар теленнән халыкара олимпиаданың йомгаклау өлешендә Татарстан мәктәпләреннән - 232, 15 чит илдән - 50, Россиянең 26 төбәгеннән һәм якшәмбе мәктәпләреннән 191 кеше катнашты. Татарстан һәм илнең төрле төбәкләреннән 40 студент көч сынашты. Шул исәптән, Мордовиянең төрле районнарыннан җиде укучы һәм бер студент катнаштылар: Ләмберә районы Татар Тавла мәктәбе 9 сыйныф укучылары Эльвина Алукаева белән Карина Муртазина, Черемиш  мәктәбе 8 сыйныф укучысы Тимерлан Карабанов, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе 8 сыйныф укучысы Диана Биксаляева белән 10 сыйныф укучысы Камила Чугунова, Ромоданово районы Белозерье мәктәбе 9 сыйныф укучысы Мәрьям Аберхаева, Кадошкино районы Латышовка мәктәбе 10 сыйныф укучысы Марат Бадамшин, М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия педагогия институты татар теле бүлеге 3нче курс студенты Карина Овчинникова. Олимпиада читтән торып һәм көндезге этаплардан торды. Анда 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук студентлар катнашты. Укучыларны алып килгән педагоглар белән семинар үткәрделәр. Ләмберә районы югары квалификацияле татар теле укытучылары Черемиш мәктәбеннән Фазия Фәрит кызы Боярова белән Татар Тавласы мәктәбеннән Альфия Фатих кызы Муртазина катнашып, сертификатлар алып кайттылар.
Рузаевка районы Шәриф Камал исемендәге Татар Пешлә урта мәктәбендә татар телен өйрәнүгә, милли узаң булдыруга зур көч куялар. Милли эчтәлекле күп кенә чаралар үткәрәләр. Татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында район, республика, регионара һәм халыкарасында җиңүчеләрне тәрбиялиләр. Шулай VII татар теле  халыкара олимпиадасында Мордовиядә мактаулы татар теле укытучысы Сания Спартак кызы Саляеваның  укучысы Камила Чугунова призерлыкны яулап кайтты.
Призер Камила Чугунова әңгәмә-сендә: «Шушы җиңүемә чиксез шатмын. Чит регион, чит ил кешеләре белән таныштык. Күп музей һәм театрларда булдык, «Мин татарча сөйләшәм» акциясен, проект эшләр яклауны күрдек, Туган тел форумында катнаштык. Тагын бер елдан да ярышта катнашасы килә. Биремнәргә килгәндә, җитдирәк әзерләнергә кирәк икән, дигән нәтиҗәгә килдем, гәрчә Сания Спартаковна белән дәрестән соң калып шөгыльләнсәк тә. Татарстан тарихы авыррак булды, бездә өйрәнелмәгәч, без аны белмибез. Тагы, мишәр диалекты булгач, телнең грамматикасы да кыенрак булды», - диде.
Гран-прины япон егете Чихиро Тагучи, Татарстанның Чирмешән районыннан Лилия Гатина һәм Башкортстаннан Тимур Суфиянов яулады. 60 кеше олимпиаданың призерлары исемлегендә. 20 кеше җиңүчеләр итеп билгеләнде. Татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчеләрен Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде. Ул чыгышында: «Мин – татар, әти-әнием – татар, башкалардан ким түгел бит, дип туган телемне өйрәнергә булдым. Урыс авылында бердәнбер татар гаиләсе идек. Мине «татарин» дип үртиләр иде. Көлгән өчен гарьләнә идем. Эштән кайткач, көзге янына басып, татарча газеталар укыдым. Аңламаган сүзләрнең мәгънәсен хезмәттәшләремнән сорадым. Урысча «стена» сүзе бар, ә татарча ничек? «Запас» дигән сүзне белми идем, анысын да өйрәндем. Татарча өйрәнергә Туфан һәм Роберт Миңнуллиннар, Разил Вәлиев һәм башка шәхесләр булышты. Туган телеңдә, әби-бабайлар телендә сөйләшсәң, үзеңне бөтенләй икенче төрле хис итәсең икән, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, күңелен ачып. – Мин сезнең белән горурланып утырдым бүген. Телне саклап калган, кызыксына торган татар балаларын җиденче тапкыр җыеп, дуслаштырып, сезгә күрсәтә алдык – шуңа сөенәм. Дөньяда татар телендә сөйләшүчеләр тагын да артыр дип ышанам».
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та үз теләкләрен җиткерде: «Сезне мәркәзебездә җыю – дөрес карар. Телсез кеше була ала, ләкин милләт телсез була алмый. Барыбыз да татар булып туганбыз, үзебезнең әти-әни телен, Тукай телен белергә тиеш. Әти-әниең, әби-бабаң татарча сөйләшкән өчен генә түгел, балаларың, оныкларың сөйләшкән өчен горурлан! Сөйләшик, җырлыйк, фикер йөртик! Мәхәббәтне дә ана телендә аңлатыгыз! – диде ул, яшьләргә мөрәҗәгать итеп. – Татар теле беркайчан да кухня һәм урам теле генә булмады. Ул – дәүләт теле. Бүген үзегезгә лаек булган «5»лене алдыгыз, аны югалта күрмәгез! Бер-берегез белән дус булып, аралашып яшәгез!»
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгышында: «Ана теле – кешенең тормыш чыганагы. Туган тел – буыннардан буыннарга тапшырыла торган рухи байлык. Милләтебез өчен тырышып хезмәт итегез», - дип мөрәҗәгать итте министр яшьләргә. Чыгышыннан соң, ул төрле төбәкләрдән атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучыларын бүләкләде.
Тантаналы чарада, шулай ук, «Ана теле» онлайн мәктәбенең рус телле укучылары арасында иң актив кулланучылары билгеләп үтелде. Җиңүчеләрне ТР язучылар Берлеге рәисе Данил Салихов та котлады. Ул чыгышында бик күп шәхесләрнең татар теле аша танылуларын билгеләп үтте.
Олимпиаданың программасы бик матур һәм тыгыз булды. Казан шәһәре музейларында (Г.Тукай, К.Насыйри, Милли музей) булдык, К.Тинчурин Татар дәүләт, Г.Камал  Татар дәүләт академия, Татар дәүләт курчак театрларында спектакльләр карадык. Укучыларыбыз бик канәгать, көчле эмоцияләр алып кайттык.

Альфия Муртазина,
Ләмберә районы Татар Тавла мәктәбе татар теле укытучысы