Булмаса, сез дә тарханлыларча пешереп карагыз. Я булмаса, вакытлар үзгәргәч, килеп карагыз. Темников районы тарихи урыннарында сәяхәт итүчеләр өчен күп нәрсәләр эшләнеп килә. Мәсәлән, бу районның татар авылларының берсендә - Тарханда “Татар ашханәсе” музей-бүлмәсе бар. Анда туристлар килеп милли ризыклар белән танышып, савыт-саба, ашяулык һәм башка борынгы әйберләрне карап, тәмле милли ашлар белән чәйләр эчеп кайтып китәләр. Аларны Кутыева Фәридә Фәрит кызы, Малахова Сания Садыйк кызы, Муратова Нюрия Шарифҗан кызы каршы алалар. Коронавируска бәйле самоизоляция вакытында да тик тормый алар: ВКонтакте социаль челтәрендә мастер-класслар үткәрәләр. Шулай, Темников районы Тархан авылында гомер итүчеләргә самоизоляция вакытында да эш табып тора. “Тархановский ” авыл клубы мәдәни хезмәткәре Нюрия Шарифҗан кызы Муратова, татарларыбызның яраткан ашларының берсе - пәрәмәчләрен пешерү буенча өендә мастер-класс үткәреп, ВКонтакте социаль челтәргә куйган. Уңганнар пәрәмәчләре! Булдыклы!
Булдыклы дигән сүзем бушка гына әйтелмәде. Нюрия Шарифҗан кызы барлык эштә актив – җырлый, конкурсларда катнаша, район һәм авыл бәйрәмнәрен үткәрешә; пәрәмәчләрнең дә менә дигәнен пешереү буенча алдынгы уңганнарның берсе. Тормыш иптәше Шәйхулла Сәит улы Муратов та төшеп калганнардан түгел: өздереп гармун уйный, кулга оста, булдык- лы хуҗа. Менә шундый алар, Тархан авылы халкы.
Сезгә Нюрия Шарифҗан кызыннан пәрәмәчләр рецепты.
Кирәк. Ярты литр сөт, 3 йомырка, 50 г чүпрә, 1 кг сыер ите фаршы,1 суган, он, тәменчә тоз һәм борыч, үсемлек мае кирәк.
Эш барышы. Сөтне җылытабыз, чүпрә салабыз һәм болгатабыз. Тоз, йомырка, он салабыз һәм камыр басабыз. Тастымал белән каплап, 20-30 минутка кабарырга калдырабыз.
Әзер фарш булмаса, аны иттарткыч аша чыгарабыз. Фарш булса, суган, тоз, борыч салып болгатабыз.
Әзер камырны якынча 50 г булган камыр кисәкләренә бүләбез, җәябез. Җәймәләр өстенә ит салабыз һәм уртада тишек калырлык итеп камырны бөгәбез. Әзер пәрәмәчләрне уртача зурлыктагы май салынган табакта ике яклап кыздырабыз. Пәрәмәчләрнең бераз мае сарыксын өчен тастымал куелган савытка салып торабыз.
Ашыгыз тәмле булсын!

Наилә НАСЫРОВА