«Сәламәтлек - иң зур байлык» - дигән танылган борынгы грек табибы Гиппократ. Бу сүзләрнең хаклыгында шик юк. Кешенең сәламәтлеге күбесенчә аның яшәү рәвеше, туклану, гадәтләренә, шу лай ук медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатына бәйле. Медицина хезмәтенә тукталыйк.
Шәмилә Әнвәр кызы Утешева (Агишева) Торбеево районы Татар Юнки авылында туып үсә. 1972 елда сигезенче сыйныфны тәмамлап, Краснослободск медколледжына табиблыкка укырга керә. 1975 елда уңышлы тәмамлый һәм Торбеево больницасының травмотология бүлегендә, Россия атказанган докторы Василий Федорович Кузнецов җитәкчелегендә, хезмәт биографиясен башлап җибәрә. 1985 елны туган авылы Татар Юнкиенә кайтып бүгенгә кадәр ФАП заведующие булып хезмәт итә.
Шәмилә Әнвәр кызы хезмәтенә зур җаваплылык белән карый, олы җанлы, һәрвакыт якты чырай белән каршы ала, шәфкатьле, мәрхәмәтле, авыр чакта һәрбер кешегә кирәкле сүз таба белә, юата белә. Аның белән аралашкач, пациентының хәле җиңеләеп китә. Ә бит, кешеләргә җылы сүз, якты караш, ачык йөз күрсәтсәләр, кулларының шифасы да хәлне яхшыртып җибәргәндәй тоела. Аллага шөкер, файдасы булды, дип күңелебезне тынычландырабыз.
Татар Юнки халкы аны ярата, хөрмәт итә, булдыклылыгына ышана. Авыл табиблары көн дә, кирәк чакта, төне буе да үзенең пациенты өчен көчен, белемен, вакытын жәлләми ярдәм итә. Пандемия вакытында авыл ФАПына тагы да зур җаваплылык өстәлде, эшләре икеләп артты.
Шәхси тормышы турында да әйтәсе килә. Хезмәттә булдыклы Шәмилә Агишева тормышын Нариманов исемендәге туган авылы колхозында шофер булып хезмәт иткән Наиль Азизулла улы Утешев белән бәйли. Алар икәү Шәмил исемле улларына яхшы тәрбия биреп үстерәләр. Ул бүген Мәскәүдә хезмәт итә.
Утешева Шәмилә Әнвәр кызы хезмәт биографиясен лаеклы үтә. Аның тырыш хезмәте Мордовия Госсобрание грамотасы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы һәм башка бүләкләр белән билгеләнгән.
Авыл халкына кардиограмма ясату, укол, система кую өчен Торбеевога барып йөрү кирәкми, барысын да үз авылларында эшләп була. Шәмилә Әнвәр кызы Татар Юнки авылы халкын шатландырып, рәхмәт сүзләренә күмелеп яшәсен дигән теләкләрдә пациентлары Нулифәр Мәхмүт кызы белән Хайдәр Равиль улы Салихметовлар, Нурия Хусаметдин кызы Газина, Адилә Фәрит кызы Утешева, авыл пенсионерлары һәм башкалар.

Наилә НАСЫРОВА