Җиңү бәйрәме - ул безнең ил өчен зур тарихи вакыйга, еллар узуына карамастан, үзенең әхлакый һәм рухи көчен югалтмый. Фронтта вафат булганнарны, яу кырыннан әйләнеп кайтмаганнарны, безгә тыныч тормыш бүләк итүчеләрне беркайчан онытмаячакбыз. Сугышта катнашучылар турында һәрвакыт кайгыртып тору - безнең зур бурычыбыз. Бәйрәм - бер көнлек, хәтер - гомерлек.
Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие генерал-полковник (командующий войсками Центрального военного округа генерал-полковник) Александр Лапин Ельники районының Яңа Кадеш - Новое Кадышево авылында яшәүче Мөнирә Ибраһим кызы Бахтиярованы шәхси кабул иткән. Чара видеоконференция режимында үткән һәм Саранск студиясенә, Мөнирә Ибраһимовнадан тыш, Мордовия буенча Баш федераль инспектор Аппараты җитәкчесе (руководитель Аппарата Главного федерального инспектора по РМ) Василий Новиков, Мордовия хәрби комиссары полковник (военком Мордовии полковник) Александр Тихомиров, Ельник районы башлыгы Юрий Бекешев чакырылган.
Шәхси кабул итү өчен I дәрәҗә Бөек Ва- тан сугышы ордены - Дәүләт бүләге танык лыгын тапшыру сәбәп булган, аңа әле Бөек Ватан сугышы вакытында ук Мөнирә Ибраһим кызының әтисе - гвардия кызылармеецы Ибраһим Хәлим улы Богданов бүләкләнгән.
И.Х.Богданов фронтка 1941 елның декабрендә алына. 1944 елның 13 сентябрендә ул сугышкан бүлекчә составында фашистлардан оборона тота. Гвардияле Богданов, дошманны якынрак җибәреп, пулеметтан ата һәм гранатлар да ташлый. Ә немецларның совет сугышчыларын урап әйләнүен күргәч, кулбашка (рукопашный) күчә. И.Х.Богданов батырлыгы өчен, үлгәннән соң, орденга тәкъдим ителә.
Әтисенең I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүе турында М.И.Бахтияровага аның оныклары хәбәр итә. Алар бу хакта Бөек Ватан сугышы архивларыннан эзләп табалар. Архивлар һәм оборона министрлыгы белән язышканнан соң, И.Х.Богдановны бүләкләү турында таныклыкны аның кызына тапшырырга дигән карар кабул ителә.
Генерал-полковник А.П.Лапин шәхси ка- бул итү барышында батыр сугышчының кызына, әтисенең батырлыгы өчен, рәхмәт белдерә. Үзәк хәрби округ командующие М.И.Бахтияровага көнкүреш проблемаларын хәл итүдә һәм госпитальләрнең берсендә аны дәвалауда ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Әйтеп китәргә кирәк, Мөнирә Ибраһим кызы башта Ельник районы Акчеево авылында, аннары туган авылы мәктәбендә укытучылык итә.
Орденга таныклык тапшырганда,  Мордовия хәрби комиссары Ельники районының яшьармия отрядларының берсенә Ибраһим Хәлим улы Богданов исемен бирергә тәкъдим итте.