Эльвина Рустам кызы Абдеева Ләмберә районы Пензятка авылында яши. Һәм ул, шушы авылда яшәүчеләрнең күбесе кебек, «Октябрьская» агрофирмасы бүлекчәсендә йомырка складында эшли. Биредә күптәннән хезмәт иткән әнисе Роза Харис кызы эзеннән киткән язма героебыз. Әтисе, Рустам Сәлиҗан улы да шул хуҗалыкта кайчандыр эшләгән.

Җирле мәктәпне тәмамлаганнан соң, пешекче-кондитер белгечлеге буенча Саранск азык-төлек сәнәгате көллиятенә укырга керә Эльвина Рустам кызы. Әмма бу һөнәр буенча эшләргә туры килмәгән аңа.
Эльвина агрофирмада биш ел кошчы булып эшләгән. Аннары кызны яшь куллар һәм кискен күзләргә зур ихтыяҗ булган йомырка складына күчерәләр.
- Икенче ел инде йомырка складында эшлим, - дип сөйли әңгәмәдәшем. Эш графигы мине канәгатьләндерә, чөнки шәхси эшләр өчен күп вакыт кала: ике көн эшлим, ике көн ял итәм.
Ипотека кредитына күпфатирлы йортта ике комнаталы квартир алган ул. Кыз әнисеннән аерым яши. Абыйсы ике бүлмәле фатирда яши: ул әбисе Ләкифә Идрис кызы Ариковадан күчкән.
Пензятка авылында яшәү ошый, - дип дәвам итә әңгәмәне Эльвина Рустам кызы, - балалар өчен менә дигән балалар бакчасы, йортлар янында уен мәйданчыклары, янәшәдә генә мәктәп, амбулатория, почта, кибетләр, клубта яшьләр өчен дискотекалар оештырыла. Авылыбызда яшьләр күп. Автобуслар бездән ерак түгел булган башкалабыз Саранскига кадәр даими йөри. Эшкә кадәр хезмәт транспорты илтеп китерә. Эш шартлары бик яхшы, халык та дус, ачык йөзле. Менә шуңа да мине авыл үзенә тартып тора.

 

Н.ХӘЛИЛ