Туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында, 26 апрельдә, Татар Пешлә урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен «Туган телдә сөйләшик» дигән әңгәмәне Татар Пешлә клубы һәм Татар-Пешлә модель китапханәсе хезмәткәрләре үткәрде.
Укучылар бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм туган телне саклауның мөһимлеге турында белемнәрен ныгыттылар, шулай ук татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерделәр.