Педагог һәм остаз елында Ульяновск шәһәрендә халык укытучылары съезды һәм Бөтенроссия педагогик династияләрнең пленар сессиясе узды. 100 дән артык иң борынгы педагогик династия вәкилләре Ульяновск-та узган пленар сессиядә онлайн һәм офлайн катнаштылар. Шулай ук нәселле педагоглар үз гаиләләрендә буыннан-буынга тапшырыла торган тәҗрибә уртаклаша алдылар. Бөтенроссия пленар сессиясе эшендә көндезге форматта Мордовиянең Кадошкино районы Большая Поляна авылыннан Капкаевларның педагогик династиясе вәкиле, «Большеполянская ООШ» мәктәбе директоры Наиль кызы Светлана Кильдеева катнашты. Ул чыгышында үз гаиләсенең педагогик тарихы турында сөйләде. Пленар сессия барышында катнашучыларга онлайн-форматта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә: «Кайбер гаиләләрдә буыннан-буынга укытучы хезмәтенә мәхәббәт һәм хөрмәт бирелә - бу уникаль педагогик династияләр, алар бөтен ил буенча 500 дән артык. Мондый гаиләләрнең тарихлары һәркемгә билгеле булырга, үсеп килүче буын, булачак педагоглар өчен үрнәк булырга тиеш». Шулай ук сессия кысаларында педагоглар заман үзгәрешләренә һәм чакыруларына һәм традицияләрне саклауга әзерлек турында сөйләделәр, буыннар дәвамчанлыгын формалаштыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Күпьеллык хезмәте, һөнәренә тугрылыгы, педагог һәм остаз елы чараларын гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен РФ Мәгариф министрлыгының Рәх-мәт хаты Капкаевлар династиясе варисы Светлана Наиль кызы Кильдеевага тапшырылды.
Светлана Кильдеева Капкаевлар династиясе вәкиле булып тора, аның тарихы XIX гасыр ахырында башлана. Светлана Кильдеева М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия дәүләт педагогия институтының башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы факультетында укый. Ул 23 ел педагогикага багышлый, хәзер туган авылындагы төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры булып эшли. Педагогик династиянең гомуми стажы 800 елдан артык.

Наилә НАСЫРОВА