26 апрельдә – Габдулла Тукайның туган көнендә Рузаевка районы Татар Пешлә гомуми белем бирү мәктәбендә КВН үтте.
Ел саен, бөтен Россия күләмендә бу көн билгеләнеп үтелә; без дә төрле чаралар үткәреп искә алабыз. Укучыларыбыз Г.Тукайның шигырьләрен яттан сәнгатьле иттереп сөйлиләр, әсәрләренә рәсемнәр ясыйлар, сәхнәләштерәләр, шигырьләренә салынган көйләрне көйлиләр. 5-6 сыйныфлар арасында быел КВН үткәрдек, калган сыйныфлар бу көнне җанатарлар булдылар. «Шүрәле» һәм «Су анасы» командалары бар көчләрен куеп әзерләнделәр: үзләре командаларының визит карточкаларын әзерләп килделәр. Ярышта көчле җиңә дигәндәй, 6 классның «Су анасы» командасы алдынгы булып чыкты. Ике команда да грамоталар, медальләр һәм Г.Тукай китаплары белән бүләкләнделәр. Ярышның азагында язучыга багышланган презентация карадылар. Бик кызыклы үтте.

Сания Саляева,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы