Беренче Май алдыннан Темников районында Резчиковлар сөт эшкәртү буенча мини-заводны эшләтеп җибәрделәр. Коронавирус инфекциясеннән барысы да үз-үзләрен изоляцияли, ә Темников районы Козловка авылындагы Резчиковларның фермасында барысы да штат режимында бара: иртә таңнан азык өләшү башлана, аннары - савым (ярты сәгатькә генә булса да тоткарланып кара, сыерларның шундый көчле акырулары бөтен эшләрне кичектереп торырга өнди). Бер читтә могрәшкән бозаулар ачлыкларыннан иртәнге ашны чиратсыз сорый. Тирес чистартуны да әлегә кадәр беркем дә отменять иткәне юк. Кемнедер дәваларга, кемнедер урынына ябарга кирәк... Кырда да орлык вакытында җиргә ятарга тиеш. Шулай вакыт үткәнен сизми дә каласың. Төнлә, йокының иң татлы вакытында, сыерлар, кагыйдә буларак, бозаулыйлар. Шулай итеп, 14 ел ялларсыз үтеп китә. Моннан тыш, төбәкнең азык-төлек иминлеге сагында торучы фермер Резчиковлар авыл хуҗалыгы кулланучылар - тәэмин итү - сату кооперативын (учредили сельскохозяйственный потребительский снабженческо-сбытовой кооператив) гамәлгә куйдылар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дәүләт ярдәме программасына керделәр, 12,5 млн. сумлык чираттагы грант алдылар, сөт эшкәртү буенча модульле завод сатып алдылар, аны ремонтладылар һәм эшләтеп җибәрделәр.
«Завод тәүлегенә 3 тонна сөт эшкәртүгә исәпләнгән, - дип аңлата КФХ башлыгы һәм кооператив рәисе Александра Резчикова. - Без сөт һәм әче сөт продуктлары (кефир эчемлеге, ряженка, каймак, атланмай), сыр пешерәбез. «Темников традицияләре» сәүдә маркасы астында нибары 11 төрле натураль экологик чиста продукция җитештерәбез. Продукцияне район кибетләрендә, мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә көтә- ләр инде. Без техниклыларның өстәлләренә җирле җитеш- терелгән сыйфатлы сөт продуктлары килүен аңлыйбыз».
Мини-завод штатында - технолог, 3 цех хезмәткәре һәм машина йөртүче. Әлегә бу - районда сөт эшкәртү буенча бердәнбер предприятие. «Он отличался большой мощностью, - вспоминает Валентина Югалдина, заместитель главы района - начальник управления по работе с отраслями АПК и ЛПХ граждан. - На предприятии выпускали очень вкусное сливочное масло, которое славилось далеко за пределами Мордовии, вплоть до Дальнего Востока. Резчиковы решили возродить темниковские традиции, вернуть былую славу и темниковской молочной продукции, и самому городу».
Беренче продукция линиядән төшеп калды. Проба алынды. Каймак салынган яңа эремчек дегустацияләнгән. Бик тәмле! Атланмайның да тәме бик шәп! Чын авыл продукциясе!
«Сөт эшкәртү һәм сыйфатлы азык -төлек продуктлары җитештерү - бу, әлбәттә, зур җаваплылык, - ди Александра Резчикова. - Әмма без марканы сак ларга һәм техник яктан бәяләнгән, сатып алучы яратачак продукция чыгарырга тырышырбыз».
Хәзер авырлыклар барысы да узган. Бүгенге көндә Резчиковлар ху җалыкларында 1300 гектардан артык җир бар, шуларның чиреге - милектә, 353 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 106 сыер. Ике заманча ферма төзелде. Яңа тракторлар сатып алынды, үз комбайннары бар. Биредә 9 наемлы эшче эшли, алар арасында сыер савучылар, бозау караучылар, терлекчеләр, тракторчылар да бар. Буш вакытта балалары да булыша. Терлек азыгы һәм күпьеллык үләннәрне алар хәзер үзләре үстерәләр, шуңа күрә «эшчәнлек төре» графасында «терлекчелек» белән янәшә «үсемлекчелек» барлыкка килде. Республика җитәкчелеге мондый ышанычлы товар җитештерүчеләргә ярдәм итә.
Рәсемдә: цех тәүлеккә өч тонна сөт эшкәртүгә исәпләнгән. Мини-заводның бәясе - 18,5 млн. сум.

Н.ХӘЛИЛ