Бөек Ватан сугышында катнашучының һәр исеме артында кеше язмышы, тормыш. Бу - төрле буын, милләт, һөнәр, сәләт кешеләре, әмма аларның барысын да туган җиргә, үз Ватанына карата кайнар мәхәббәт хисләре берләштерде.

Бу элемтә өзелмәсен, чөнки һәр гаиләнең Җиңүдә үз өлеше бар. Сугыш безнең тормышыбызда бик зур эз калдырды, күп кешеләрнең язмышларын үзгәртте. Хә- зерге буынга да тыныч тормыш тәэмин итүчеләрне истә тоту мөһим.
Мин бабаем, гаиләм герое - Исмаил Хәмзә улы Капкаев, игелекле кеше турында сөйләргә телим. Балалары, оныклары өчен ул хезмәт сөючәнлелек, кешеләргә һәм әйләнә-тирә табигатькә мәхәббәт үрнәге булды. Әбием Наилә Исмаил кызы Янбулатова сүзләренә караганда, миңа билгеле булганча, Капкаевлар гаиләсеннән биш ир-егет фронтка киткән. Өчесенә әниләре похоронка алган. Тик ике улының исән – сау булып кайтуларын Ходайдан сорап алган; алар туган якларына җинүчеләр булып кайтканнар.
Исмаил Хәмзә улын Большие Поляны авылында элемтәче белгеч, әзер ләү конторасы хезмәткәре буларак хәтерлиләр. Ул, ашыгыч хезмәттә булганда, элемтәчеләр курсын тәмамлый. Тыныч вакытта да, сугыш вакытында да аңа бу һөнәр бик тә кирәк була. Сугышка кадәр элемтә бүлеге начальнигы булып эшләргә дә өлгергән ул. Связист буларак сугышта да көрәшкән - Мозырьский дивизиянең 6-нчы артиллерия Идарәсенең. батарея бүлеге командиры. Бабаем үзенең сугышын Белоруссиянең  Оршасында каршы ала. Каты контузияләнә. Яңадан сафка баса.  Алда 1418 көн һәм төн озынлыгында сугыш - Бөек Җиңүгә юл.  
«Халык хәтере» сайтының архив чыганакларыннан һәм электрон ресурслардан файдаланып, мин Польшада Висла елгасын форсировать иткәндә, бабамның алдынгы линия буенча элемтә тотуын белдем. 1944 елның 23 октябрендә, операция башланыр алдыннан, Зегже районында артиллерия уты белән 118 бригадага элемтә үтә торган чикне дошман бертуктаусыз ата. Ут эчендә дә кызылармеец Капкаев линиядә була һәм шунда ук снарядлар шартлавыннан өзелгән элемтәне тоташтыра. Шулай итеп, ул кыска вакыт эчендә 13 элемтә өзеген тоташтыра; бу дивизия командиры ягыннан бөтен бер бригада ут белән җитәкчелек итүне тәэмин итә. Хөкүмәт бүләге – «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә (Приказ №48/н от 13.11.1944 года издан 4 акп РГК 1-го Белорусского фронта). Берлинны алганда да сугышчы И.Х.Капкаев батырлыгы белән аерылып тора. 1945 елның апрелендә батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз Ордены (Приказ №11/н от 01.06.1945 года издан 6 гвард.артд РГК) белән бүләкләнә».
Өлкән сержант булган Исмаил Хәмзә улы Капкаев Одер елгасының көнбатыш ярында плацдармны киңәйткәндә дә кыюлык һәм батырлык күрсәтә. Бүлекчә сугышчылары плотик һәм су киртәсе корганнар, аның аша элемтә дә салганнар. Ә бу 800 метрга якын! 20 минут эчендә! Аннан соң бүлекчә, кискен ату астында, күзәтү пунктлары арасында өзлексез элемтә булдырды. Бүлек командиры үзе 10 минут эчендә сигез прорывов төзәтеп, девизиянең күзәтү пункты белән бригада пунктының эшен тәэмин иткән. Бу бабаем батырлыгының бер эпизоды гына. Сугыш еллары вакытында шундый күп переправалары - Западная Двина, Днепр, Висла елгаларын кичкән булган. Һәм бу бер генә вакыйга турында сөйләдем, шундыйларның күбесен белмибез дә. Сугыш елларында Көнбатыш Двина, Днепр, Висла артында мондый кичүләр күп була. Герой бабаем, Исмаил Хәмзә улы Капкаев, 1985 елда Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы Ордены белән бүләкләнә.
Быел илебез фашист Германиясен Җиңүгә 75 ел тулуны бәйрәм иттек һәм ел буе итәчәкбез. Минем уйлавымча, бабам минем уңышларым белән горурлана алыр иде. Мин - Беренче Мәскәү кадетлар корпусы кадеты. Кызыл мәйданда Җиңү Көненә багышланган парадта да катнашачакмын. Яшь армиячеләр сафында үтәрмен. Бу минем өчен зур дәрәҗә. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының фактларын һәм таныклыкларын кулланып, мин бабам Исмаил Хәмзә улы Капкаевның нинди Герой булуын белдем. Мин аның белән горурланам!

Роман МИХАЛЕВСКИЙ,
И.Х. Капкаевның правнугы