Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 76 ел. Илебезнең барлык шәһәр һәм авылларында, шул исәптән Мордовиядә дә, Җиңү көненә багышланган тантаналы-истәлекле чаралар узды. Саранскта Җиңү Парады үтте.
Бу истәлекле дата безнең барыбыз өчен дә аеруча кадерле һәм мөһим. Һәр гаиләдә сугыш геройлары - алдынгы сугышта катнашучылар, тылда хезмәт куйган, көч-куәтен кызганмыйча, җиңү яулаган, сугыштан соң илне күтәргән кешеләр турында истәлекләр саклана. «Үлемсез полк» акциясе бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләрне берләштерә. Он- лайн-форматта үтте. Ельники районы Күгеш - Акчеево авылында «Җиңү бакчасы» утырттылар, авылның Мәдәният йорты хезмәткәрлә- ре «Георгиевская ленточка»сын барлык халыкка тарату акциясендә катнашты, 9 майда Акчеево батырлары һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Темников районы Тархан авылында Җиңү Көненә әзерлек алдан ук алып барылды. Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган авылдашлары һәйкәленә косметик ремонт ясалды, тирә-ягын чистартып алдылар – тәртип урнаштырдылар. Шундый ук эшләрне тагы Аксел, Ишейки, Караево (Карай), Митрялы, Тювеево (Тәви) татар авылларында да башкардылар.
Бөтенхалык бәйрәме – Бөек Җиңү Көнен билгеләп үткәндә, без аның милли горурлык һәм какшамас бердәмлек, каһарманлык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт символы булып калачагын аңлыйбыз. 9 май көнне тантаналы митингта Темников районы СК «Тархановский» белән авыл китапханәсе хезмәткәрләре, «Аксел урта мәк- тәбе» укучылары һәм укытучылары, Тархан һәм Аксел авыллары халкы белән бергә шәһәр халкы, кунаклар катнаштылар. Митрял авылының «Сандугачлар» ансамбле Темник шәһәрендә концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Без һәрбер кешенең явыз дошманны тар-мар итүгә керткән өлеше белән хаклы рәвештә горурланабыз. Кызганычка каршы, бүген безгә тыныч тормыш бүләк иткән, күп көч һәм югалтулар бәрабәренә исән калучылар саны көннән-көн азрак кала. Кайбер авылларда хезмәт ветераннары да калмады инде, сугыш ветераннары турында сүз дә юк. Бөек Ватан сугышында катнашучы, Ләмберәдә гомер итүче, 97 яшьлек Касим Садыйк улы Искандяров турында әйтәсе килә. Сезнең алда баш иябез һәм чиксез рәхмәт, Касим Садыкович!
Җиңү Көне хөрмәтенә Ләмберә районы халкы, күптөрле акцияләрдә катнаштылар, бәйрәмне тантаналы үткәрделәр. Мәсәлән, Черемиш авылында Бөек Ватан сугышында батырларча хәләк булган авылдашларына мемориал ачтылар. Шулай ук Аксен, Ләмберә, Пензятка, Татар Тавла авылларында да күптөрле чаралар үтте. Кривозерье авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә төрле-төрле акцияләрдә катнашты. Мәсәлән, Мәдәният йорты җитәкчесе Манеева Наилә Шайхатдяр кызы «Җиңү шәме») («Свеча Победы»)да актив иде, күпләр «Йортыбыз белән бергә җырлыйбыз» («Поём двором») акциясенә шәхси өлешләрен керттеләр...
Рузаевка районы Татар Пешлә авылындагы Сугыш батырлары һәйкәле янанда митинг үтте, чәчәкләр салдылар. Ә Җиңү Кө- не алдыннан Татар Пешләсе Мә- дәният йорты, китапханәсе, авыл администрациясе хезмәткәрләре, республикабызның барлык почмак- ларында төсле, сугыш һәм тыл ветераннарына вакытлыча Мордовия Главасы вазыйфасын башкаручы Артём Алексеевич Здунов исеменнән, Котлау открыткасы белән аш-су наборларын бүләк иттеләр. Татар Пешлә Мәдәният йорты Җиңүгә керткән хатын-кызның тарихи хәтере һәм дөньяда  тынычлыкны ныгыту проектының «Зәңгәр яулык» («Синий платочек») флешмобында катнаштылар.
Кадошкино районы китапханәсендә Муса Җәлилнең «Кулъяулык» дигән шигырен русча яттан Ульяна Егорькина Җиңүгә һәм авторның тууына 150-яшьлек юбилеена багышлап сөйләде. Шулай ук китапханәче Динара Идрис кызы Альмяшева җитәкчелегендә «Бөек Ватан сугышы турында китаплар укыйбыз» акциясендә китап сөючеләр катнашты.
Ромодан районы Алтар авылында башка акцияләр белән бергә, «Тынычлык күгәрчене. Балалар сугышка каршы» («Голубь мира. Дети против войны») урам акциясендә актив катнаштылар.
Без һәрвакыт халкыбызның батырлыгын истә тотачакбыз, җиңүчеләр буыны варислары булуыбыз белән чын күңелдән горурланачакбыз. Мин барыгызга да нык сәламәтлек, тотрыклылык, иминлек, тыныч күк йөзе һәм иң изге теләкләр телим!

Наилә НАСЫРОВА