Галия Раис кызы Зиниковага чын шедеврлар булдыру өчен көч, илһам һәм уңай эмоцияләре җитә. Бүген, мә-дәниятне саклаучы, безнең күренекле костюм остасы - Галия Раис кызының эше турында сөйләп үтәсе килә.

Кеше гомеренең зур өлешен эштә үткәрә. Бу зур өлешнең табыш китерүе генә түгел, ләззәт алып килүе дә яхшы.Тагын да яхшырак эш - ул хобби, Анда син ихлас йөрәктән гашыйк эшеңә чумасың. Хобби булсын дисәң, үз һө-нәренә тормышка ашсын өчен талант, эшкә мәхәббәт һәм үҗәтлек бик кирәк.Рузаевканың «Үзәк клуб»ына килгән тамашачылар теләсә кайсы мәдәни чарага әзерлек процессының никадәр авыр һәм озак вакытка сузылуы турында уйламый. Костюмер роле дә, беренче карашка, бөтенләй сизелми - бу бер яктан. Ә икенче яктан – артистларга, кабатланмас сәхнә образлары тудыру өчен, алыштыргысыз нәрсә ул - костюм. Әмма чараның уңышы әлеге белгечнең сәнгати зәвыгына бәйле. Барлык артистлар да үз эшенең остасы Галия Раис кызы куллары белән ясалган якты, матур, сәхнә костюмнарында чыгыш ясый.
Кем соң бу уңган костюмер дигән сорау туа. Галия Раис кызы Рузаевка шәһәрендә туа, 10 нчы урта мәктәпне тә-мамлый. Балачакта хорда җырлый, тегү белән мавыга. Үзенең иҗади һөнәрен ул Казан урта һөнәри училищесында «Югары хатын-кыз киемнәре тегүчесе» белгечлеге буенча ала. Буш вакытында бассейнда йөзәргә ярата. Традицион костюмнардагы курчаклар коллекцияли.
2003 елдан Рузаевка шәһәре клубында (МБУК «ЦК») костюмер булып эшли. 20 ел дәвамында ул 400 гә якын костюм комплекты иҗат иткән. Галия Раис кызы сәхнә киемен оста саклый: чистарта, вак-төяк ремонт ясый. Костюмнар һәм аларның реквизитларын саклап, аларны табып була. Ул барлык төрләрен, маркаларын, күләме һәм башка костюм үзенчәлекләрен, аксессуарларны һәм реквизитларны белә.
Галия Раис кызы өчен клубтагы костюмер эше - бөтенләй эш түгел, ә яшәү рәвеше, аның мәгънәсе. Аның куллары алтын, ул оста һәм уйлап табучы. Галия Раис кызы Зиникова - эш кешесе, профессионал, хөрмәткә лаек кеше.
Гаиләсенә дә күз тимәсен, матур. Уңган Галия Раис кызы тормыш иптәше Ильдар Рафаэль улы белән кызлары Дианага тиешле тәрбия биреп үстерәләр, белем бирәләр. Бүген кызлары Зубово-Поляна районындагы Яваста погонлы хезмәткәр. Алда сезне уңышлар көтсен!

 

 

 

Наилә НАСЫРОВА