2020 елдан илдә Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру башланды. Анда катнашу аркасында Мордовия республикасы Рузаевка районы да сизелерлек үзгәрә. Алга таба авылларда нинди үзгәрешләр булачагы турында Рузаевка районы башлыгының төзелеш һәм перспективалы үсеш буенча урынбасары (исполняющий обязанности заместителя главы Рузаевского МР по строительству и перспективному развитию) вазыйфаларын башкаручы Руслан Ринат улы Ларин белән «Рузаевские новости»дан Лия Савельева әңгәмә корды. - Руслан Ринатович, әйтегез әле, узган ел Рузаевка районында нинди грантлар тормышка ашырылды?
- «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында 2022 елда районның авыл җирлекләре тарафыннан биш грант уңышлы гамәлгә ашырылды. Татар Пешләсендә без яңа спорт мәйданчыгы төзедек. Красный Клин авылында йомшак япма белән балалар мәйданчыгы җиһазландырылды. Сузгарье, Мордва Пишлясы һәм Аргамаковта без уен һәм спорт зоналары белән типовой проектны гамәлгә ашырдык.
- Быел ничә грантны тормышка ашыру планлаштырыла?
- 2023 елда безгә зур күләмдә эш башкарырга туры киләчәк. Без «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча 8 грант, шулай ук «Авыл территорияләренең хәзерге кыяфәте» подпрограммасының 4 проектын гамәлгә ашырырга ниятлибез. Рузаевка районында ял итү, спорт белән шөгыльләнү, мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү өчен зоналар каралган яңа локацияләр булдыруга басым ясала. Уен һәм спорт мәйданчыклары Хованщинада, Инсар-Акшинода, Шишкеевода, Левжада һәм Новая Муравьевкакада барлыкка киләчәкләр. Левженский бистәсендә җәмәгать территориясе тирәсендә койма урнаштырылачак, әмма, моннан тыш, Үзәк урамындагы 2, 3 һәм 4 нче йортлар янында тротуарлар салачакбыз. Яковщина авылында Знаменский чиркәвен торгызу дәвам итә, шуңа күрә аның тирәсендә без юлларны һәм тротуарларны яңартырга планлаштырабыз.
- Иң мөһим үзгәртеп корулар Красносельцовский авыл җирлегендә планлаштырылган. Бу турыда сөйләгез?
- Беренчедән, суүткәргеч ремонтлау, икенчедән, Мәдәният йорты төзү. Балалар бакчасын ремонтлау да мөһим булып кала. Моннан тыш, без узган ел төзелгән Үзәк мәйданда бушлай Wi-Fi зонасы ясарга уйлыйбыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчасын ремонтлау бара, шулай ук яңа Мәдәният йорты төзелеше дә башланды. Красносельцово авылы бик тиз үсә, шуңа күрә күп өлкәләрдә яңартуны таләп итә. Клубның иске бинасы авария хәлендә булганлыктан, анда шөгыльләнү мөмкин булмаганлыктан, түгәрәкләр һәм секцияләр башка урынга күчерелде. Әмма авылда мәдәният учреждениесе бик кирәк һәм анда хезмәткәрләр штаты да шактый зур булганлыктан, без иске корылманы сүтеп, яңа заманча бина төзү турында Карар кабул иттек. Илнең авыл хуҗалыгы министрлыгына мондый кирәкле һәм вакытында программа өчен рәхмәт белдерәсем килә.
- Ринат улы Руслан, районыбызның авыл җирлекләрендә төзелеш өчен участоклар никадәр кирәк?
- Алар гражданнар соравы буенча төзелә. Җир кодексына быел март аенда үзгәрешләр кертелде, хәзер җир кишәрлекләрен бирү һәм сату электрон мәйданчыкларда алып барыла. Красносельцовский һәм Приреченский авыл җирлекләре иң кирәкле участоклар булып тора. Аларның чикләрендә мондый участокларны формалаштыру өчен урыннар калмаган диярлек. Калганнарда исә, сорау буенча, моны эшләү бик реаль. Мәсәлән, Плодопитомник поселогы динамик үсештә булган муниципаль берәмлек. Биредә мәктәп, балалар бакчасы, клуб, өч кибет урнашкан. Рузаевкага кадәр ара 11 км тәшкил итә, Саранскига кадәр 26 км. Ускляй елгасы янындагы урманчык янында торак төзелеш өчен җир участоклары формалаша. Аларның һәрберсенең бәясе, мәйданы якынча 1500 кв. м, 170 мең сум. Шулай ук Сузгарьеда участоклар бар. Алар урман массивы һәм сулык янында урнашкан; аларның мәйданы 12 000 кв. м. участокларның бәясе 154 000 мең сум. Хәзерге вакытта Рузаевка янындагы Левжа авылында җир участокларын арендага бирү буенча сату процедурасы уза. Мондый җир кишәрлекләренең аренданың башлангыч бәясе елына 17 мең сум.
Болдово авыл җирлегендә, анда югары хезмәт хакы белән «Исток» алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе үз эшчәнлеген алып бара, торак йортлар төзү өчен Никольская урамында 1500 кв.м мәйданлы җир участоклары формалаштырыла.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде